Этнэ таны

“ГОМЕРЛӘР ҮТӘ ИКӘН УЛ!”

Ябынчы авылы читендә ишегалды хәтфә чирәмгә төренгән ыспай гына бер йорт бар. Капкасын ачып килеп керүгә бу йортта 90га караган олы яшьтәге кеше яшидер дип беркайчан да уйламассың. Газетабызның актив хәбәрчесе, бар гомерен балалар укытуга багышлаган Мөршидә апа Ваһапованың өе ул. Җәйләрне шушы авылда, гомер иткән нигезендә үткәрә. "Декабрьләргә хәтле...

Ябынчы авылы читендә ишегалды хәтфә чирәмгә төренгән ыспай гына бер йорт бар. Капкасын ачып килеп керүгә бу йортта 90га караган олы яшьтәге кеше яшидер дип беркайчан да уйламассың.

Газетабызның актив хәбәрчесе, бар гомерен балалар укытуга багышлаган Мөршидә апа Ваһапованың өе ул. Җәйләрне шушы авылда, гомер иткән нигезендә үткәрә. "Декабрьләргә хәтле торам әле, аннан соң улыма, Өнсәгә китәм", - ди. Авылга газ кертелмәгән, зур мичкә ягарга кирәк. Олы кеше өчен авыррак, әлбәттә. Тик Мөршидә апа кул кушырып утыра торганнардан түгел. 1967 елдан бирле көндәлек яза ул. Бер көн калдырмый, һава торышын, яңалыкларны теркәп бара. Үзенең вакытлы матбугатта чыккан мәкаләләрен барлый, Ябынчы, Төрекләр, Мәрҗән, Комыргуҗа авылларының тарихын, бу якларда туып-үскән күренекле шәхесләр турында яза. Шул еллардан бүгенге көнгә хәтле язылган язмаларда Арча, Әтнә районнарының үткәне. Тирә-як авылларда Мөршидә апаның язмаларында телгә алынмаган берәр хезмәт кешесе калды микән?! Сатирик мәкаләләре дә күп аның. Район җитәкчелеге, газета редакцияләре җитәкчеләренең рәхмәт хатларын, мактау грамоталарын бик кадерләп саклый. Мөршидә апа күп укый, заманында күренекле шәхесләр белән хатлар алышкан. Саргайган биттә татарның яраткан язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең аңа каршы язган җавабы. Анда ул Мөршидә апаның Ябынчы авылына, Шиһабетдин Мәрҗанигә кагылышлы сорауларына җавап биргән. Хөрмәткә лаек укытучыны үзе укыткан Комыгуржа урта мәктәбенә дә әледән әле кунакка чакырып торалар. Белем бәйрәме, Өлкәннәр көне, Укытучылар бәйрәме кебек чараларда урыны түрдә аның. Төрле тарихи конференцияләрдә, укучылар белән очрашуларда да бик теләп чыгыш ясый. Яше олы булса да, бөтерчектәй җитез Мөршидә апа. Бакчасында ишелеп бәрәңгесе уңган, кыяр-помидор кебек яшелчәләрне әйтәсе дә юк. Кабакларының берсе-берсе бөтен авылга җитәрлек итеп бәлеш пешерерлек. Быел үзен карбыз үстерүдә дә сынап караган Мөршидә апа. Араларында хәйран зурлары бар. Үзенә үзе юаныч булып, һәр туган таңнан ямь табып яши ул.

Мөршидә апа көндәлегеннән:

"Гомерләр үткән саен үткәннәрне искә төшереп, утырып уйлар дөньясына чумам. Бик күп яшәгәнмен икән инде.

Мин тирә-юньдә эшчән, белемле кешеләре белән дан тоткан, 200ләп йорты булган Ябынчы авылында 1927 елда әти-әниемнең иң кечесе, дүртенче баласы булып дөньяга килгәнмен. Миңа кадәр ике абыем, бер апам туган. Әтиемнең әтисе Баһабетдин бабайлар авылда иң бай кешеләрнең берсе булган. Атлары, җирләре күп булып, Ябынчы халкының күпчелеге бабайларга эшләгән. Күп итеп умарта тотканнар. Бал суырткан көнне бөтен авыл халкына бәйрәм булган. "Баһабетдин бай бурасында ашлык бетмәсә, без ач яшәмәбез", дигәннәр алар. Казан шәһәрендә дә зур йортлары, ат конюшнялары булган. Әтием Минһаҗ монда ат җигеп, кешеләрне эшләткән. Утызынчы еллар килеп җиткәч, байларны сөргенгә җибәрә башлаганнар. Бабайны да сөргенгә җибәрәсе булганнар. Авылның рәхимле кешесе Миңлебай абый печәнлекләрендә яшереп алып калган. Безнең бабай кара бай булган, күп итеп акча җыйган. Илленче елларга кадәр бер төенчек элеккеге кәгазь акчалар чормада сакланды әле. Аннан соң абыйлар юкка чыгардылар. Авылда утызынчы елларда колхозга кергәнәр. 1936нчы елда әтиләрне кулак калдыгы дип, колхоздан чыгарырга дип җыелыш җыйганнар. Авылның барлык кешесе әтиләр яклы булган. Бары тик укытучы булып эшләгән Габдрахман абый гына каршы булган.

Мин 1935-36нчы уку елында авылдагы башлангыч мәктәпкә укырга кердем. Безне Күңгәр авылы егете Гаяз абый Гатауллин укытты. Без Шиһабетдин Мәрҗанинең әтисе Баһаветдин мулла Ябынчы авылы балаларына белем биргән мәчеттә укыдык. Динсез елларда манарасын кисеп мәктәп итеп үзгәрт­кәннәр. Икенче класста 1907 елда Олы Мәңгәр бае эшләткән мәчеттә укый башладык. 1936 елда ул мәчетнең манарасын авылның өч кешесе кисеп төшерде, барлык авыл халкы елады. Мин дә күреп тордым...

Реклама

Әтием дә көндәлек язып барган. 1917, 18, 19, 20, 21, 22 елларда язылган язмаларын карап утырам. Ләкин укый алмыйм. Ул гарәпчә язылган, русча язылганнары да бар. Сагынганда укырга олы абыем Әбрарның да көндәлекләре генә калды".

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: