Этнэ таны

Хатирәләр үткәнгә алып кайта

Еллар узуга карамастан, мәктәп елларының хатирәсе күңелдән бер дә җуелмый икән. Фотосурәтләр ара­сын­нан мәктәп елларында төшкәне килеп чыккач та, шул елларга кайтып кил­гәндәй булдым. Бишенче сыйныфларда укыган ва­кыт. Кыш көне төшкәнбездер инде, аякта киез итек­ләр. Уртада - сыйныф җитәкчебез Галим абый Шакирҗанов. Аның бертуган энесе Нил исә безнең сыйныфташыбыз иде....

Еллар узуга карамастан, мәктәп елларының хатирәсе күңелдән бер дә җуелмый икән.

Реклама

Фотосурәтләр ара­сын­нан мәктәп елларында төшкәне килеп чыккач та, шул елларга кайтып кил­гәндәй булдым. Бишенче сыйныфларда укыган ва­кыт. Кыш көне төшкәнбездер инде, аякта киез итек­ләр. Уртада - сыйныф җитәкчебез Галим абый Шакирҗанов. Аның бертуган энесе Нил исә безнең сыйныфташыбыз иде.

Без 25ләп бала. Галим абый бик төгәл, тәртип ярата торган кеше иде. Уен-көлке белән сөй­­лә­шергә яратты. Иртән, укырга килүчеләр­не бар­лаган­да берәр­сен "Юк", - ди­сәң, "Юк ке­ше буламы?" - дип кар­шы сорау бирә торган иде. Сүз уңаеннан Га­лим абый күренекле якташ­ла­рыбыз Лена һәм Луара Ша­кирҗановаларның әтисе. Тормыш иптәше Хатирә апа исә химия фәненнән укытты. Тагын бер якташыбыз Әсхәт Сәфәровның әнисе Нәкыя Фатыйх кызы безгә рус теленнән белем бирде. Җырга-моңга гашыйк укытучыбыз безне дә шуңа тартты. Җыр дәресләрен дә Нәкыя апа алып бара иде. Сыйныфташла­рым арасында бик күбесе хәзер инде вафат булган. Укытучыбыз Галим абый, аның тормыш иптәше Хатирә апа да күптән гүр ияләре. Әмма алар­ның һәм безгә белем бир­гән башка укытучылар­­ның да якты истәлеге һәркем күңе­лендә озак сакланыр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: