Этнэ таны

ХЕЗМӘТ КЕНӘГӘСЕ БЕТӘЧӘК

Бүгенге көндә халык арасында хезмәт кенәгәсе бетә дигән сүзләр еш кабатлана.

Чыннан да, нәрсә бу? Ышанасы да килми, хәтта. Дөрестән дә, әлеге катыргы кәгазь дә тарих битләрендә генә калырмы? Район пенсия фонды белгече Рафис Хәкимов белән әнә шул хакта сөйләштек тә.

- Узган ел, ноябрь аенда, безнең семинар булды. Һәм шунда әлеге яңалык турында әйтелде дә инде. 2013 елдан хезмәт стажын исәпләү тәртибе үзгәрәчәк. Элек кеше эшкә кергәндә хезмәт кенәгәсе белән килсә, 2013 елның 1 гыйнварыннан хезмәт килешүе һәм контракт буенча эшли башлыйлар. Бездә һәр кешенең аерым бер бите булып, анда эшкә кергән, киткән вакытлары базада тупланып барачак. Кеше пенсиягә чыгарга пенсия фондына мөрәҗәгать иткәч, шул битне генә тартып чыгара торган булабыз. Моның өчен һәркем әлеге яңалыкка җитди карап, сораган документларны (хәрби билет, берничә хезмәт кенәгәсе булса) вакытында тапшыру кирәк. Без оешмада - кадрлар бүлекләрендә эшләүчеләргә барысын да аңлаттык.

Реклама

- Мәгълүматлар пенсия фондында туплангач, пенсиягә чыгучыга архив ишекләрен таптарга да кирәк булмый димәк?

- Нәкъ шулай. Кыен яклары да, авырлыклары да бар. Әмма кеше өчен бик уңайлы булачак. Шуңа да һәркем моның белән кызыксынырга тиеш. Чөнки бүгенге көндә бер җирдә дә эшләмәүчеләр, эш­сезләр булып саналмаучылар да бар. Аларга беркем дә бу хакта хәбәр итә алмый, без дә аларны эзләп йөри алмыйбыз. Шуңа да алар үзләре безгә документларын алып килсәләр бик яхшы булыр иде. Бүгенге көндә районда 4067 хезмәт яшендәге кеше бар. Шуның өч меңнән артыгы шушы әйберне узарга тиеш. Шуннан әйтәсем килә: кеше эштән киткән очракта, эшләгән җиреннән белешмә алып китсен иде. Нигә алай дим. Чөнки хәзерге вакытта пенсиягә чыгучы кайбер кешеләр белән бик азапланабыз. Оешма күп­тән беткән. Архивка мө­рәҗәгать итәбез, таба алмыйбыз, хәтта анда да документларын тапшырмаганнар.

Бүгенге көндә пенсиягә чыгарга 6 ай кала кешедән документларын җыя башлыйбыз. Булган хаталарны төзәтү өчен. Гомумән, елдан-ел пенсиягә чыгу катлаулана. Ташламалы пенсиягә чыгучыларныкы да катлаулы. Бездән генә тормый, законы шундый. Шуңа күрә дә әлеге яңалыкка да җитдирәк карарга кирәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: