Этнэ таны

Әтнә хоккей лигасы старт алды

Әтнә хоккей лигасы уеннарының беренче нәтиҗәләре билгеле булды. Алар белән чемпионатта судья ролен үтәүче Фаил Гәрәев таныштырды. - Уеннар бик кискен бардылар. Уенчыларның осталыклары арткан - әллә каян күзгә чалына, - ди ул. Тагын бер судья - спорт мәктәбе тренеры Таһир Вәлиуллин. I турда Шашы белән Әтнә командасы очрашты. Биредә...

Әтнә хоккей лигасы уеннарының беренче нәтиҗәләре билгеле булды.

Алар белән чемпионатта судья ролен үтәүче Фаил Гәрәев таныштырды.

- Уеннар бик кискен бардылар. Уенчыларның осталыклары арткан - әллә каян күзгә чалына, - ди ул.

Реклама

Тагын бер судья - спорт мәктәбе тренеры Таһир Вәлиуллин.

I турда Шашы белән Әтнә командасы очрашты. Биредә берсүзсез фаворит булып Әтнә командасы саналды, шулай булып чыкты да. Әтнәләр 6:2 исәбенә җиңү яуладылар. Ә менә Мәңгәр һәм Күәм командалары арасындагы матч бик киеренке шартларда узды. Минималь өстенлек - 5:4 исәбе белән күәмнәр җиңделәр. Тагын бер фаворит - Бәрәскә командасы да яхшы старт алды. Мәңгәр командасын 4:0 исәбе белән отты. I турның соңгы уены Биектаудагы ябык боз сараенда узды. Биектауга фотографыбыз Хәйдәр абый Гарипов та барды, андагы мөмкинлекләргә сокланып кайтты. Безнең кыз кияү күргән нәрсә түгел, дигәндәй, ул сөйләгәннәрне авыз ачып тыңладык. "Иң мөһиме - җылы", - ди. Спорт мәктәбе директоры Диас Мөхәммәтҗанов аңлатуынча, Биектауга барып уйнауның да төп сәбәбе әнә шунда. Салкыннар дәвам итсә, бу атнадагы уеннар кая узар икән? Хәер, директор белән бу хакта да сөйләштек, анысы турында соңыннан хәбәр итәрбез. Ә бу матчта Әтнә командасы җиңү яулады, исәп - 11:3.

Бер мичкә балга бер кашык дегет тә өстәргә туры килә. Кызганыч, ӘХЛдан Күңгәр командасы төшеп калды.

Ә киләсе уеннар Шашы - Күәм һәм Мәңгәр - Әтнә командалары арасында уза. Монда да "Керәшен суыклары" үзгәрешләр кертмәгәе әле! Спорт мәктәбе җитәкчесе әйтүенчә, бу уеннарның якшәмбе көнне - беренчесе төшкә кадәр, икенчесе төштән соң узуы да мөмкин. Кыскасы, кызыксынучылар белешеп торыгыз! Ә бездә хоккейны уйнарга гына түгел, карарга да бик яраталар. Хәйдәр абый: "Биектауның спорт сараенда да караучылар күп иде", - ди

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: