Этнэ таны

Хәтер йорты

Үткәннәргә күз салу, бүгенге көнебез ничек төзелгәнлеген өйрәнү мавыктыргыч һәм серле мизгелләрбүләк итә. Укытучыларыбыз безне кечкенәдән үк авылыбыз, дәүләтебез тарихы белән таныштырып килделәр. Каникулларда без Кушлавыч, Кырлай авылларындагы, Арча, Казан шәһәрләрендәге музейларга бардык. Ә менә 1 нче ноябрь көнне безгә Әтнәбездән "Туган якны өйрәнү музее" хезмәткәрләре килде. Гөлия апа безгә...

Үткәннәргә күз салу, бүгенге көнебез ничек төзелгәнлеген өйрәнү мавыктыргыч һәм серле мизгелләрбүләк итә. Укытучыларыбыз безне кечкенәдән үк авылыбыз, дәүләтебез тарихы белән таныштырып килделәр. Каникулларда без Кушлавыч, Кырлай авылларындагы, Арча, Казан шәһәрләрендәге музейларга бардык.

Реклама

Ә менә 1 нче ноябрь көнне безгә Әтнәбездән "Туган якны өйрәнү музее" хезмәткәрләре килде. Гөлия апа безгә музей урнашкан Гатаулла бай йорты турында күп кызыклы вакыйгалар, истәлекләр сөйләде. Без презентация аркылы әлеге матур йорт буйлап сәяхәт иттек: элеккеге киемнәрне, эш коралларын , яшәү кирәк-яракларын күрдек;әби-бабаларыбызның нинди шартларда яшәгәнлекләрен дә белдек. Аларның бер-берләренә ярдәм итеп, авырлыкларга бирешмичә матур итеп яшәүләренә сокландык. Чын күңелдән музейда эшләүче апа-абыйларга безнең белән очрашуга килгәннәре өчен рәхмәт әйтәсем килә. Әмма әлеге очрашудан соң миндә тарихи йортның баскычлары буйлап күтәреләсе, андагы мохитне тоясы килү тойгысы калды. Музей бит ул -хәтер йорты. Безнең районыбызда да музей гөрләп эшләп торса, безне, башка төбәкләрдән килгән кешеләрне дә тарихыбыз белән таныштырса, яхшы булыр иде бит. Шулай булачагына ышанам да.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: