Этнэ таны

Ялгышларны булдырмый калу яхшырак

Һәр елның истә кала торган вакыйгасы була. Билгеле, уңай яктан искә ала торганы белән беррәттән тискәреләре дә бар. 2012 елда булды бу.

Һәм, ни кызганыч, булган хәлне һич кенә дә уңай дип атап булмый. Бу хакта инде матбугатта күп язылды. Шулай булса да, Татарстан Республикасы Югары Суды соңгы ноктаны куйгач, кабат язарга булдык.

Узган елның 13 июне бик күпләрнең хәтереннән җу­елмас инде. Вакыт 23.00 сәгать тирәсендә район үзәгендә урнашкан "АК БАРС" банк янында Олы Әтнә авылы егетләре Олы Мәңгәрдән килгән 4 егет белән "мөнәсәбәт ачыклыйлар". Булган хәлләрдән хәбәрдар булмаганнар "егетләр арасында андый хәлләр була инде, монда гайре табигый бер нәрсә дә юк бит" дияр. Бар шул, бар.

Ин беренче шуны әйтәсе килә: үзен чын егет дип санаучылар үзара көч сынашканда бергә-бер чыга. Тарихтан да беләбез: дуэльдә дә кара-каршы чыгып сугышканнар. Коралы булмаган көндәшкә каршы корал белән ташланмаганнар. Халык телендәге "егылганны кыйнамыйлар" дигән әйтем дә төгәл үтәлгән. Бу шарт һәркайда, һәр милләт тарафыннан үтәлгән, руслар да "лежащего не бьют» диләр бит.

Язманың "геройлары" югарыда әй­телгәннәрнең барысын да беръюлы бозганнар. Әтнәләрнең саны көн­дәшләренә караганда ике ярым тапкыр күбрәк булган: дүрт кешегә каршы унау! Алар барысы да диярлек алдан ук агач тәпәчләр белән коралланып куйганнар. Нәрсә булганын аң­ларга да өлгермәгән мәңгәрләрне аяктан егып, "туйганчы" кыйнаганнар. Шул да булдымы егетлек?! Нинди дә булса авырлык килә калса, мондый затлар нишләр икән? Яисә үзләренә каршы ике-өч кеше күсәк тотып ташланса, бу "егетләр" ни эшли алыр икән: "ни булса - шул" дип, каршы чыгарга көч табарлармы, әллә табан ялтыратырлармы? Бәлки, каршыларына тезләнеп, кыйнамауларын сорарлар? Һәрхәлдә, Әтнә егетләренен "батырлык", "кыюлык", "горурлык" төшенчәләрен дөрес аңлауларына минем шигем зур.

Мәңгәр егетләренең бә­хетенә каршы, шушы тавышка килеп җиткән олы яшьтәге Сания ханым бу кан коюны туктата. Ничек шушы мәхшәр арасына керергә курыкмагандыр ул. Менә кем ул кыю, батыр! Кем белә, бәлки нәкъ менә шушы апа түзүчеләрнең гомерен саклап калгандыр да.

Факт буенча җинаять эше кузгатылды, тикшерү эшләре озак барды. 2012 елның 9 октябрендә дүрт томнан торган эш судка керде. Әтнә кабат район булып, район суды эшли башлаганнан бирле мондый эшнең булганы юк иде әле. Күз алдына гына китерегез: ун хөкем ителүче, тугыз яклаучы, дүрт түзүче, бер түзүче вәкиле. Моңа әле тагын дистәләгән шаһитларны да өстәргә кирәк. Бик авыр, катлаулы булды суд утырышлары. Күпме үтенеч, күпме каршылык­лар каралып, хәл ителде.

Реклама

6 декабрь көнне җинаять эше буенча хөкем карары игълан ителде. 35 биттән тора ул! Һәрбер хөкем ителүченең кылган гамәленә бәя бирелде, закон нигезендә аларга җәза билгеләнде. Үтәлеп бетмәгән шартлы җәзасы булуны исәпкә алып, бер хөкем ителүче - реаль, тагын берсе шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде. 5 кешегә ка­рата 80 мең сум, 2 кешегә 60 мең сум (һәр­берсенә) күләмендә штраф билгеләнде. Моннан тыш, түзүчеләргә кил­­гән әхлакый зарар да хөкем ителүчеләрдән эз­­ләнде. Бер хокем ите­лүче түзүчеләр белән үза­­ра килешеп, аларга килгән зыянны кире кайта­ру сәбәпле, аңа карата җи­наять эше туктатылды.

Шул кадәр халык катнашкан судтан соң шикаять язылмаса бик сәер тоелыр иде. Хөкем карарына 6 шикаять керде. Хөкем ителүчеләр дә, яклаучылар да язды, карарны законсыз, нигезсез, артык катгый дип санаганнар иде алар. 5 март көнне Татарстан Республикасы Югары Су­ды әлеге җинаять эше бу­енча соңгы ноктаны куй­ды: хөкем карарын законлы, нигезле дип тапты һәм үзгәрешсез калдырды. Соңгы сүз итеп шуны әйтәсем килә: берәү дә баласын начар булсын дип үстерми. Аю да "аппагым", керпе дә "йомшагым" дип сөя ди баласын. Булган хәлләрдән соң әти-әни­ләр күпме борчу, хәсрәт кичерде. Моннан тыш, штраф, әхлакый зарар, яклаучыга түләү өчен хөкем ителүчеләрнең әти-әнисе күпме акча түкте. Егетләр (бу сүзгә лаек булсагыз, билгеле), кайсыгыз бу чыгымнарны үз хезмәт хакыгыз бе­лән түләде икән? Бармы икән андыйлар? Барысы хакында да кабат-кабат уйланыгыз да, тиешле нәтиҗә ясарга тырышыгыз. Ялгышларны булдырмый калу яхшырак бит.

Төзәтеп булмаслык ялгышлар бигрәк тә аяныч. Һәркемгә дә гомер бер генә бирелә. Тормыш юлын мәгънәле итеп узарга тырышыгыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: