Этнэ таны

“Идел-йорт” – Әтнә сәхнәсендә

"Дулкынланам... Шулай да бар да әйбәт булыр кебек. Бар өмет - артистларда".

Реклама

Мәңгәр халык театры режиссеры Илнур Шакировның театр фестивалендә чыгыш ясар алдыннан әйткән сүзләре бу. "Идел- йорт" фестивалендә бу коллективның беренче генә катнашуы түгел. Тик быелгысы үзгәрәк. Үзебезнең халык каршында чыгыш ясыйсы. Ә үзең белгән, сине белгән халык ул мәртәбәле жюридан да болайрак. Уңышларыңа сөенәләр, ялгышларыңны йөзеңә бәреп әйтәләр. Театрга бездә аерым караш. XIII нче регионара "Идел-йорт" театр фестиваленең зона туры Әтнәдә үтүенең сә­бәбе дә шул түгел микән. Әлеге тур кысаларында Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасы сәхнәсендә биш спектакль уйналды. Мәңгәр халык театры белән беррәттән, Теләче, Саба, Балтачтан халык театрлары да чыгыш ясады. Ә соңгы ноктаны үзебезнең бәрәскәләр куйды. Алар "халык театры" исемен алу өчен чыгыш ясады. Жюрида Россия театр эшлеклекләре берлеге әгьзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Камил Саттаров, мәдәният бүлеге җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Алсу Хәкимова, Әтнә дәүләт драма театры директоры Ландыш Фазлыева, театрның әдәби бүлек җитәкчесе Марат Хәбибуллин, сәнгать мәктәбенең театр бүлеге укытучысы Финә Сафиуллина, Әтнә мәдәният йорты директоры Зөлфия Габделхакова. "Бездә профессиональ һәм үзешчән театрлар бар. Әмма иң зур байлык - халык театрлары. "Идел-йорт" фестивале елдан-ел колач ала. Быел Самара, Әстерхан, Владимир, Иваново, Мәскәү шәһәрләреннән, Башкорт, Чуваш республикаларын­нан халык театрлары кат­нашачак. Фестиваль Туфан Миңнуллин истәлегенә багышлана", - диде Камил Саттаров зона турын ачып җибәреп. Әтнәдә беренче булып сәхнәгә Мәңгәр халык театры чыкты. Туфан Миңнуллинның "Ай булмаса, йолдыз бар" спектаклен сайлаганнар. Барлык спектакльләрне карап чыкканнан соң, жюри урыннар билгеләде. Беренче урында - Данил Салиховның "Өзелгән йөзем" спектакле белән Балтач халык театры. Икенче урында - Хәй Вахитның "Беренче мәхәббәт"е белән Теләчедән "Сердәш" халык театры. Бу коллективлар Казанда, "Идел-йорт" фес­­тиваленең II ту­рында чыгыш ясая­чак. Өченче урында - Мәңгәр халык театры. Һәм Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" спектаклен куйган Сабалар дүртенче урында. Бәрәскәләр дә сынатмаган. Юныс Әминевнең "Өти балак" спектакле белән алар жюри әгъзаларын да, тамашачыларны да таң калдырды. Димәк, тагын бер халык театры булачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: