Этнэ таны

“ИГЪТИБАР – БАЛАЛАР!”

2012 елның 18 маеннан 18 июньгә кадәр "Игътибар - балалар!" Бөтенроссия акциясенең I этабы бара.

Бу чорда ТР ЭЭМның Госавтоинспекциясе тарафыннан түбәндәге чаралар уздырыла:

- балигъ булмаганнар тарафыннан юл кагыйдәләрен бозуны кисәтүгә багышланган профилактик акцияләр;

Реклама

- транспорт йөртүчеләр тарафыннан җәяүлеләргә һәм балигъ булмаган яшьтәге пассажирларны ташучыларга өстенлек бирмәү белән бәйле булган юл кагыйдәләрен бозуны кисәтүгә юнәл­дерелгән рейдлар;

- ата-аналар белән балаларның юлда куркынычсыз йөрүләренә ба­­гышланган махсус җы­е­лышлар уздыру;

- урамда һәм ял лагерьлары юлларында куркынычсызлыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән төр­ле кагыйдәләрне истә калдырсыннар өчен, балалар белән конкурс, викторина һәм башка төрле чаралар уздыру.

Моннан тыш, белем бирү учреждениеләренә һәм сәламәтләндерү ла­герьларына илтүче әй­ләнгеч юлларның, юл билгеләренең, "разметка", светофорларның халәте тикшереләчәк. Автобуслары булган го­муми белем бирү уч­реждениеләренең пас­сажирлар йөртүгә ли­цензияләре булу һәм мәктәп буенча каядыр алып баруларны оештырганда куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү дә күз уңында булачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: