Этнэ таны

Их, сабантуйлары!

Сабантуй - яшь-җилкенчәкне генә түгел, олыларның да күңелен кузгалта торган милли бәйрәм. Без, сугыш елы балалары, сабан туен ел буе көтә, аңа әзерләнә идек. Безнең әзерләнү - сабантуйда бер стакан симәнке ашау, бер-ике стакан кызгылт, баллы, җылымса морс эчү өчен акча юнәтү. Моның өчен без сөяк, металлалом, кәгазь җыеп әзерләүләр...

Сабантуйның кызыгы безнең өчен ярышлар да, көрәш тә түгел, ә җигүле бизәкле атлар. Алар Әтнә сабан туена һәр авылдан дистәләп киләләр. Бәйрәм дәрте, рухы кешеләргә, кешеләрдән атларга да күчә. Атларның йөрешләре дә, кичә генә авылга килен булып төшеп, беренче мәртәбә авыл буйлап чишмәгә суга баручы яшь киленнең атлаулары шикелле матур була иде. Атларның ялтыратып чистартылган, кояшта янып торучы җиз тәңкәле сбруйлары, хәзерге эстраданың төшенә дә кермәгән моңлы авазлар чыгаручы шөлдерләре, эреле-ваклы кыңгыраулары әле дә күз алдында, колакларда чыңлап тора шикелле. Билләренә кызыл марля путалар бәйләгән, бәйрәм хөрмәтенә берәр стакан ачы бал җибәргән, бераз гына кызмача авыл егетләренең арбага тезләнеп, кочакланышып тальян көенә "Баламишкин"ны сыздырулары... Колмак кушып ясалган чымырдап торган ачы балның хуш исләре, аз гына эчкәндә дә күңелне күтәрә, дәртләндерә торган сихри көче бар иде ахрысы. Ә күбрәк җибәргәндә ул күлмәк, майкаларны умырып төшерергә, авыл урамнарындагы койма, рәшәткә такталарын суырып алып, күзләре калайланган, урысча әлифне таяк дип тә белмәгән авыл егетләренең саф урысча сүгенеп, үзара сугышуларына да китереп җиткерә иде. Бу вакытта урамда чын тамаша, сугышкан егетләрне аерып алырга теләп чырылдап кычкырган туганнары, әниләре, йөргән кызлары белән буталып беткән өермә хакимлек итә.

Без - юеш борыннар, бу тамашаны читтән генә күзәтәбез. Безгә кызык, без чын сугыш, үтерешне көн саен экраннардан күреп үскән хәзерге буын балалары түгел. Безгә авыл егетләренең азрак шаяртып алулары да икенче сабантуйга кадәр чәйнәргә, китап теле белән әйтсәк, анализларга җитә иде.

Сабантуй ул елларда ничектер табигый, халыкчан, күңел ачу, егет-кызларның очрашу, вәгъдәләшү, бер-береңә кунакка йөрешү өчен көтеп алынган олы, милли бәйрәм иде. Бәйрәм башланырга бер атна элек үк авыл тальян моңнарына күмелә. Сабантуйга бүләкләр җыю - үзе бер бәйрәм, ул зур тантана белән үткәрелә, аны тамаша кылырга бөтен авыл урамга чыга иде. Еллар узган саен сабантуй үзенең миллилеген югалта шикелле. Ул хәзер театральләштерелгән шоуны хәтерләтә бара. Күпме бала-чага, күпме кеше шул шоуны әзерләү, үткәрү өчен "надзиратель" тая­гы астында айлар буе әзерләнә. Ә районга зуррак түрә киләсе булса, бу мәшәкатьләр икеләтә арта. Бу шоуда катнашкан күпме кеше чын мәгънәсендә үзе теләгәнчә бәйрәм итүдән мәхрүм кала түгелме соң?

Реклама

Авыл, район сабантуйларында гармун тавышлары бик сирәк яңгырый. Әгәр гармун күтәреп, азрак кызмача мужик катырак кычкырып җырлап җибәрсә, полиция (нинди ямьсез исем!) хәзер колагын шомарта башлый-исерек түгелме бу бәндә?

Хәзерге сабантуйларда элекке җигүле, бизәкле атларны йөзәрләгән зиннәтле машиналар, иномарка­лар алмаштырды. Машина хәзер кешенең җәмгыятьтә­ге ролен, статусын билгели торган бер нәрсә. Сабантуй ул машиналар белән мактанышу урыны да. Хуҗа мәйданга төшә, мең бәла белән машинасын урнаш­тыра. Аңа эчәргә ярамый-права кадерле. Ул башкалар эчкәнне тамаша кылу белән канәгатьләнә.

Сабантуй әле дә татарның иң олы бәйрәме.Ләкин ул үзенең миллилеген югалтмасын, югарыда төзелгән сценарий буенча гына бармасын, Казаннан килгән сәнгать әһелләренең акча эшләү урынына әйләнмәсен иде. Аларны һәр көн телевизор экраннарыннан күреп торабыз бит. Сабантуй программасына гармунчыларыбызны күбрәк тартырга, аларны җәлеп итүнең җаен табарга кирәктер. Сабантуй гармунны пропагандалау өчен иң кулай урын, минемчә.Динамиктан яңгыраган дөбер-шатыр музыка милли бәйрәм белән бик ярашып бетми бит.

Авылда сабантуй рухы кимеп бара. Авыл тын, гармун тавышлары бөтенләй юк, кызмача кешеләр дә бик күренми. Әле ярый сандугачлар сайрый, күкеләр бер туктамый кычкыра. Алар да тынып калса, нишләрбез, җәмәгать?

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: