Этнэ таны

Илназлар җиңүче булды

Казан шәһәренең "Ярдәм" мәчетендә Россия хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы һәм "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды оештырган "Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" бәйгесендә Күңгәр урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары да катнашты. Россия күләмендә 500 гә якын бала әдәп- әхлаклы булу, татар тарихын өйрәнү, догалар сөйләү буенча яшь үзенчәлекләренә карап көч сынаштылар. 4 -...

Реклама

Казан шәһәренең "Ярдәм" мәчетендә Россия хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы һәм "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды оештырган "Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" бәйгесендә Күңгәр урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары да катнашты. Россия күләмендә 500 гә якын бала әдәп- әхлаклы булу, татар тарихын өйрәнү, догалар сөйләү буенча яшь үзенчәлекләренә карап көч сынаштылар. 4 - 8 яшьлек балалар арасында ике номинациядә Илназ Шәрипов һәм Илназ Хөснетдинов җиңүче булдылар. Балаларның барысына да истәлек бүләкләре тапшырылды." Бәйгегә баруга ярдәм иткән җитәкчеләргә әти-әниләр һәм укытучылар исеменнән зур рәхмәтемне белдерәм", - дип хәбәр итте Күңгәр урта мәктәбе укытучысы Суфия Галиева.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: