Этнэ таны

Имтиханнар көне билгеле булды

Татарстан укучылары 2014 елда Бердәм дәүләт имтиханнарын алдан тапшыручылар 21 апрельдан 8 майга кадәр тапшырачак. Имтиханнарның төп өлеше 26 майдан 19 июньгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә республиканың мәгариф һәм фән министрлыгы. Имтиханны алдан бирүчеләр өчен сынау көннәре: 21 апрель - рус теле; Показать полностью.. 24 апрель - чит...

Реклама

Татарстан укучылары 2014 елда Бердәм дәүләт имтиханнарын алдан тапшыручылар 21 апрельдан 8 майга кадәр тапшырачак. Имтиханнарның төп өлеше 26 майдан 19 июньгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә республиканың мәгариф һәм фән министрлыгы.

Имтиханны алдан бирүчеләр өчен сынау көннәре:

21 апрель - рус теле;

24 апрель - чит телләр, география, химия, тарих;
28 апрель - математика;
5 май - информатика, биология, җәмгыять белеме, әдәбият, физика;
8 май - барлык фәннәр өчен өстәмә көн.

Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру көннәре:

26 май - география, әдәбият;
29 май - рус теле;
2 июнь - чит телләр, физика;
5 июнь - математика;
9 июнь - информатика, биология, тарих;
11 июнь - җәмгыять белеме, химия;
16 - 19 июнь - имтиханнарга җитди сәбәпләр аркасында килә алмаучылар өчен өстәмә көннәр.

2014 елда чыгарылыш сыйныф укучылары математика, рус теле һәм бер сайлап алган фәннән мәҗбүри БДИ тапшырачак.

БДИ бирү турындагы гаризаларны агымдагы 1 мартына кадәр тапшырырга кирәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: