Этнэ таны

Иртә тордым тагын да...

Беренче май таңында, иртә тордым тагын да... Таныш җырмы? Иртә тормый да мөмкин түгел. Кулларга шарлар алып, демонстрациягә чыгасы бар.

Урамнарда иртәдән моң агыла. Һәр җирдә шатлык­лы авазлар. Табигать тә бәйрәмчә, иртәдән кояш нурын сибә. Җылы җил исә. Безнең ише студент халкына авыррак иде анысы. Ялны дүрт күз белән көтеп алабыз бит. Шуңа да, базар яныннан Болак буйлап үзәккә чыгуга, әллүктер. Компрессорныйга төшеп, әнигә беренче яз чәчәкләреннән букет сатып аласың да, җырдагыча "Авылга, авылга"...

Демонстрация димәктән, әле күптән түгел генә булып узган Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе уздырган селектор киңәшмәсендә сүз нәкъ менә шул турыда барды. Профсоюзлар быел "Достойный труд - достойная зарплата" дигән лозунг астында бөтен Россия буенча демонстрациягә чыгачак. Аларга хәзерлек ел башыннан ук бара. Якутск, Пермь, Хабаровск, Грозный, Курск, Самара һәм башка шәһәрләрдә аеруча актив әзерләнгәннәр. Илебезнең төрле почмакларында концертлар, флеш-Моблар оештырылачак.

Ә бездә бу бәйрәм нинди ассоция­ләр белән бәйле? Бүген демонстрациягә чыгар идегезме?

Наиль Габидуллин, Күңгәр урта мәктәбе директоры:

Реклама

Май - кояшлы ай. Иң беренче - хезмәт, кояш, җәй белән бәйле. Демонстрациягә элек чыккаладык инде. Чыкмасаң - стипендия бирмиләр. Ул чакта идеология көчле иде, хәзер бездә бу як йомшаграк. Лозунглар бүтән булса, бүген дә чыгар идем. Безгә берләшү кирәк.

Айгөл Гыйльфанова, "Шифа" аптекасы фармацевты:

1 май... Бу көнне без гадәттә табигатькә чыга идек. Кечкенә вакыттан шулай искә кереп калган. Демонстрацияләр безгә эләкмәде. Бәйрәмдә авыл­га ашыга идек. Өй юуу, бәрәңге чыгару... Шуңа, хезмәт белән дә бәйле. Районыбыз хал­кын бәйрәм белән кот­лыйм. Үзем нәрсә телә­сәм, аларга да шул ук теләк. Яз көне тирә-якны чистартабыз, күңелләр дә чистарынсын иде. Һәркайсыгызга сәламәтлек телим.

Мингазиз Зиннәтов, район ветераннар советы рәисе:

Иң истәлекле 1 май бәйрәме - Анапа шәһәрендә "Чайка" лагеренда узганы булгандыр. Кызым белән 1976 елда барган идек анда. Бәйрәм котлаулары, концертлар, җыелышлар, урам буйлап транспорантлар тотып йөрүләр. Шарлар, флажоклар... Күмәк рәвештә үтә торган иде.

Демонстрациягә чыгар идем, тик шулай да ул күбрәк яшьләрне кызыксындырырга тиеш дип уйлыйм.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: