Этнэ таны

“ИШЕГАЛДЫНА КАДӘР САГЫНАМ”

Шулай дип көрсенә Комыргуҗада туып-үскән, кыш көне Казанда яшәүче Нәкыйбә әби Шиһапова. Нәкыйбә әби көздән язга кадәр Казанда, кече кызында яши. Ә инде язга аяк басуга, туган авылына ашкына. Кызы да: "Кунакка кайткаларбыз. Бездә генә тор, дип тә әйтәбез, югыйсә", - ди. 1 сентябрь көнне 90 яшен тутыручы Нәкыйбә Гали...

Шулай дип көрсенә Комыргуҗада туып-үскән, кыш көне Казанда яшәүче Нәкыйбә әби Шиһапова.

Нәкыйбә әби көздән язга кадәр Казанда, кече кызында яши. Ә инде язга аяк басуга, туган авылына ашкына. Кызы да: "Кунакка кайткаларбыз. Бездә генә тор, дип тә әйтәбез, югыйсә", - ди.

1 сентябрь көнне 90 яшен тутыручы Нәкыйбә Гали кызын район башлыгы һәм хакимият исеменнән район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов, башкарма комитетның халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиева, Комыргуҗа авыл җирлеге башлыгы Әхтәм Зиннәтуллин, урынбасары Ләйлә Мөхәммәтҗанова һәм җирле ветераннар советы җитәкчесе Гөлсинә Мөхәммәтҗанова туган көне белән котладылар. Юбиляр кунакларны ишегалдында ук каршы алды. Шөкер, аек акыллы, сау-сәламәт, зиһене дә бөтен.

Әби артыннан өйгә уздык.

- Коръән ашы уздырырга исәплибез, - диде хуҗабикә, җәелгән табын артына чакырып.

Нәкыйбә әби җиде ба­ланың олысы булып дөньяга килгән. "Хәзер икәү генә калдык", - дип көр­сенә. Ире Ярулла Бө­ек Ватан сугышы ветера­ны. Сугыштан соң­гы авыр­лыкларны бер­гә ки­чергәннәр. Күмәк ху­җа­лык­та эшлиләр. Тормыш иптәше трактор йөртә, ат җигә. Барысы биш бала тәрбияләп үстерәләр.

Реклама

- 50 яшьтән үк пенсиягә чыксам да, 56 яшь тулганчы эшләдем. Яшь бозаулар тәрбияләдем, - дип әйтә "Ак әби" горур елмаеп.

Шунда ук бергә эшләгән яшьтәшләрен сагынып искә ала. Ул яшәгән урамда исән-сау чордашларын булмауга пошына.

Нәкыйбә әбинең гаять йорт җанлы булуына сок­ландым. Ишегалды, лапас тирәсендәге, ике бакча арасындагы сук­макта үскән чүп үләннәрен чалгы тотып үзе чаба икән!

- Мунча янындагы карт агачны кистерегез әле. Йорт-җиргә, электр чыбыкларына зыяны килер. - Әнә шулай авыл җирлеге башлыгына да мөрәҗәгать итте.

Авыл җирлеге башлыгы:

- Күптән кистерә идек. Үзе­гез булмагач кына кыймадык. Рөхсәтегез булса, хәл итә­без, - дип ышандырды.

- Казанда яшәсәм дә, мондагы һәр каккан казык өчен борчылып, барлап ятам. Барысы да кү­ңелемә якын, - ди Нә­кый­бә әби.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: