Этнэ таны

“ИСКӘ АЛУЛАРЫ – ДӘРӘҖӘ”

"Күпме еллар узса да, йөрәкне һаман тырнап тора", - ди Зөфәр абый күз яшьләренә буылып...

Әфганчы якташларыбыз - Олы Мәңгәр авылы егете Илдар Сафиуллин һәм Күшәр авылыннан Зөлфәт Хәйруллин турында белмәүчеләр си­рәктер. Мәкаләм - 1980 ел­ны Совет армиясе хез­мәтенә китеп, туган авылына кайтырга берничә ай гына калгач һәлак булган Зөлфәт Зөфәр улы турында.

Реклама

"Сугышта булуын яшер­мәде. Хатында: азрак сугышып алабыз әле, исән-сау әйләнеп кайтсам, сугыш ветераннары - бабайлар белән ка­ра-каршы утырып сөй­ләшерлек булам инде, дип язды. Исән-сау кайт­мады шул, 1982 елның июнь аенда, Сабан туе көнне җирләдек", - ди әни­се Нурзия апа да күз яшь­ләрен сөртеп. 15 фев­раль - интернацио­нал сугышчылар көне уңаеннан районның бер төр­кем әфганчылар деле­гациясе һәм ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары бу­енча бүлек начальнигы, үзе дә "участник боевых дейст­вий" Алмаз Борһанов Күшәрдә, Хәйруллиннар гаиләсендә кунак булдылар. Хәл-әхвәл белешеп кенә чикләнмәделәр - өстәл артында ис­тәлекләр белән уртаклаштылар, социаль яклау мәсьәләләрен күтәрделәр, һәлак булган һәм җан, тән яраларыннан кайткач вафат булган сугышчан иптәшләрен искә алдылар. Районның әфганчылар берлеге рәисе Ленар Кәбиров: "Сугышта 10 елда 10 мең әфганчы һәлак булды, тагын 10 елда, инде тыныч тормыш шартларында шул ук санда әфганчы ир-егетне югалттык", - дип билгеләде. ...Гадәткә кергән, районның әф­ган­чылар делегациясе Хәй­руллиннарда кунакта ел саен була. Батыр әфганчының әти-әнисе Зөфәр абыйны, Нурзия апаны чын күңелдән якын итәләр. Алар да: "Безне онытмавыгыз өчен рәхмәт", - диләр. Әнисе Зөлфәтне искә алып: "Игелекле бала иде, мәктәптә укыганда да сыйныф җитәкчесе, Нурзия апа, җыелышка килеп тормасагыз да була, дия иде. Начар булса, аны зурламаслар иде", - дип авыр сулый. Бу уңайдан, IX сыйныфка кадәр Зөлфәт белән бергә укыган сыйныфташы Самат Җәлиловны искә ала. "Изге күңелле егет. Үз әнисе кебек күрә, мин дә аны улым дип йөртәм", - ди. "Кичә генә Түбән Камадан хезмәттәше Альберт килеп китте, Зөлфәт аның кулында җан биргән. Үзара килешкәннәр - берәребез исән-сау әйләнеп кайтмасак, икенчебез аның әти-әнисенең, гаиләсе­нең хәлен белеп йөрсен, дип сүз куешканнар", - ди ана күз яшьләре аша. Зөл­фәт башта Хабаровскта, чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. Заставада солдатлар үз көннәрен үзләре күрәләр - сыерга кадәр савалар. Бер елдан соң, Әфганстан­га күчерәләр. Альберт сүзләренә караганда, үз сменасы булмаса да, БТР белән юлга чыга. Дошман кинәт һөҗүм итә. "Мин дә шунда һәлак була идем, аңымны җуйганмын - ми­не үлгән дип уйлаганнар, тимәгәннәр", - ди Альберт. "Улыбыз өйгә әйләнеп кайтасын бармак бөгеп санаган", - дип өзгәләнә ана... "Ел саен 15 февральне көтеп алабыз. Әфганчыларны туганнар кебек күрәбез, алар безгә килмәсәләр, күңелле булмас иде", - ди Зөфәр абый. "Тик бу көннәрдә күңелгә авыр - чөнки телевидение дә, газеталар да гел әфган сугышын искә алалар", - ди уллары Рүзәлнең тормыш иптәше Чулпан. "Ә мәктәпкә, укытучыларга һәм укучыларга рәхмәт. Әледән-әле зиярәт кылалар, Зөлфәт истәлегенә көрәш, хоккей турнирлары уздыралар", - диләр. Мәкаләне хәрби комиссар сүзләре белән тәмамлау урынлы булыр: "Вафат булганнан соң да искә алулары олы дәрәҗә, ә Зөлфәт моңа бик лаек".

Автор фотосында сулдан уңга Зөфәр абый, Нурзия апа, киленнәре Чулпан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: