Этнэ таны

Карл Маркс урамында – “Яшьләр тукталышы”!

"Әллә инде бу Раилә белән Фидаил, дөрестән дә, иҗат өчен яратылды микән", дип уйлап куям соңгы вакытларда.

Яннарыннан узганда, "Бу кар өемен көрәп ата белми микән болар, үзе нинди киң иркен капка төбе", дигән уй берничә тапкыр күңелем аша узды үзе. Беркөнне мәктәптәге эшемне тәмамлап, өй­гә кайтып барганда, ни күрәм: кар өеме ике йө­рәккә әверелгән дә куйган. Аякларым үзен­нән-үзе акрынайды, кар өемнәре артында Фидаил абый үзе дә күренде, бик тырышып, "Гашыйк­лар көне белән!" дип язып маташа. Сәлам һәм куәт биргәннән соң, әңгәмәгә керештек. "Уйладык, уйладык та, Райләм белән шушында тукталырга", ди­гән карарга килдек әле. Бу карны да үзем уйлап алмый торган идем инде, - дип сөйләп китте әңгәмәдәшем. "Иртәгә кичкә "Яшьләр тукталышы"на бәйрәмгә көтәбез сезне!" дип тә өстәде. Ә кичкә тукталыш, дөрестән дә, әзер иде инде. Җемелдәгән утлар яктысында серле йөрәкләрдә "Син - минеке, мин - синеке" дигән язулар әледән-әле күренеп ала.

14 февраль көнне төш вакытында ук "Яшьләр тукталышы"нда күңелле музыка яңгырый башлады. Кичке алтыда Ары авылының гашыйк җаннары тукталышка ашыкты. Мәдәният йорты директоры, дөресрәге, уйлап табучы мәдәният хезмәткәре, Раилә Кадимова үзенең дәртле тавышы белән тамашаны ачып җибәрде.

Татар биюенең дәртле көе үзеннән-үзе аякларны тыпырдатты. Уен башланды. Программа уйланылган. Бер-берсенә үрелеп бара торган уеннар вакыт узуын да, салкыннан туңуны да оныттырды. Бәйрәм карарга өлкән апалар да кызыксынып килгән, яшьлекләрен искә төшерделәр.

Реклама

Тиздән самавыр да кайнап чыкты. Раилә авылдашларын татлы нигъ­мәтләрдән сыгылып торган табын артына кайнар чәй эчәргә чакырды.

Әллә тавышы күрше авылларга да ишетелгән инде, бер-бер артлы, машиналарга утырып, кунаклар килеп төште. Кайнар чәй белән сыйланганнан соң, алар да биеделәр, йөрәкләр янында сурәткә төшәргә дә җитештеләр. Өч сәгатькә сузылган "Яшьләр тукталышы" иң күңелле ноктада тә­мам­ланды. Кунаклар да канәгать булып кайтып киттеләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: