Этнэ таны

“Әти каберендәге туфрак..!”

"70 яшемдә әти каберен күрдем. Хисләрне әйтеп тә бетерә алмам... җан тынычлыгы иңгәндәй булды. Әти күргән бала түгел мин..."

Мөбәрәкша абый бер мәл тынып калгандай булды. Уйлары, хатирәләре, үткәне, бүгенгесе бергә буталып, кичерешләр өермәсеннән чыга алмый тилмергән мәле иде бугай, күңеле тулгангадыр карашын читкә борды. "Мин 1942 елда туганмын, - дип сүз башлады аннан. - Әти, Шәрип Әхмәтҗанов, мин туганнан соң бер айдан, 1942 елның 20 ноябрендә, Смоленск өлкәсенең Сычевка районының Романово авылында вафат була. Мин әни сөйләгәннәр буенча гына хәтерлим әтине, без өч бала булганбыз, мин өченчесе һәм исәне". Ул сөйли, мин бүлдерергә куркып тыңлыйм. Кешелек тарихы, нинди генә борылышлары юк, берсе дә онытылмаган, истәлек һәм хәтер мәңгелек шул һәм ул буыннардан-буынга күчә. "Әтине 1941 елда сугышка алгач, хәзерлек үтү өчен Суслонгерга җибәргәннәр, әни, Маһитап Габдрахман кызы, әтинең хәлен белергә барган. Анда әти сөйләгәннәрне еш искә ала иде әни. Күпме кирәк, шуның кадәр көлгәннәр инде солдатлардан, аның зыян китерүчеләре дә күп булган шул. Кызыл чөгендер генә ашатканнар әтиләргә, резервтагы солдатларны мыскыл итеп, күпләп үтергәннәр, Суслонгердагы хәлләрне ишетеп Ворошилов үзе килгән тәртип урнаштырырга. Сөйләп кенә бетерә торган түгел инде ул күңелдәге җәрәхәтләрне", - дип туктап кала.

Реклама

Кеше, әгәр инде ул чын кешелек сыйфатларын саклап, ата-анадан килгән гореф-гадәтне хөрмәт итеп яши икән, үткәненнән баш тартмый, ә ата-ана хакы турында әйткән дә юк. Мөбәрәкша абый әтисен ишетеп кенә белсә дә, аңа кагылышлы мәгълүматларны гомер буе җыя. Әтисенең исеме кергән "Хәтер" китабы да өйнең түрендә. Тик Мөбәрәкша абыйның тынгысыз җанына бу гына җитми. Әтисе йөргән эзләрне, аның соңгы сулыш алган урыннарын, күмелгән каберлеген күрү теләге белән яши ул. Уйладым да чыгып киттем генә түгел, үзеңне әзерлисе дә бар икән. Ахыр килеп, үзенә дә 18 түгел. "Әни 1972 елда үлде, быел аңа 40 ел, әтинең вафатына - 70, миңа 70 яшь тулды. Әллә шушы түгәрәк саннарның тәэсире көчле булды, тәвәккәлләп юлга чыктым. 28 май киттем, 31 майда кайттым. Барыр өчен кулыңда мәгълүматлар, хатлар, документлар булырга тиеш, мәсәлән, үлем турында таныклык, "Хәтер" китабының әти исеме язылган битеннән күчермә... Баргач, Сычевка хәрби комиссариатына кердем. Мине Сычевка районындагы каберлеккә алып бардылар. Авылларда үлгән солдатларның сөякләрен җыйнап, шушында алып килеп күмгәннәр, шакмаклап урыннар ясап калдырганнар, фотосын алып барсаң, каберлектә куярга аерым урын калдырганнар. Әни кабереннән алып киткән туфракны каберенә салгач, такси яллап, әти җан биргән Романово авылына бардым, үз күзләрем белән күрәсем килде. Алып бардылар, күрдем. Сүз белән әйтеп аңлатып та булмый, әтинең җаны чыккан урын бит... Ташландык кына авыл, йортлар ямьшәеп беткән, туфрак та кара түгел, шифр түбә. Күп җирне күреп кайттым, иң чиста җир - Татарстан, таза тормыш бездә, Башкортстанда да шулай, диләр. Әти кабереннән алган туфракны салыр өчен туры әни каберенә кайттым, кабер туфрагы белән өйгә кайтырга кушмыйлар..." - дип сөйли әңгәмәдәшем.

Шаян, җор сүзле Мөбәрәкша абыйның күңел халәтен, кичерешләрен җиткерә дә алмам, чөнки мин әти белән үскән бала, ә менә югалту ачысы таныш. Ә Мөбәрәкша абый гомерендә бер мәртәбә дә күрмәгән, аның белән хыялланган, "Әти" сүзен әйтергә тилмергән бала һәм аның әнә шул иң олы хыялы тормышка ашкан. Каберендә генә булса да, авыз тутырып, 70 яшендә "Әти", дип әйтә алган кеше ул. Шуңа җан тынычлыгы да иңгәндер. Ә ул зур байлык, үз башыннан кичергәннәр генә аңлый алырлык!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: