Этнэ таны

Кагыйдәләрне үтәмәү нәтиҗәсе

. Олы Әтнә-Чыпчык юлының беренче километрында юл-транспорт һәлакәте булды. Анда 1929 елда туган З.С. Раимовның гомере өзелде.

Яшьләр өчен машинаң булу дәрәҗәне, матди хәлне билгеләүче фактор буларак бәяләнсә, урта буын, өлкәнрәкләр өчен машина - хәрәкәт итү чарасы, керем табу чыганагы. Шул ук вакытта машинаның, башка транспорт чарасының аеруча куркыныч чыганагы булуын истән чыгарырга ярамый. Техника ватылмыйча тормый. Аның белән идарә итүче дә бар бит әле. Кеше робот түгел, аның да сәламәтлеге какшарга, көтмәгәндә кәефе китәргә мөмкин. Андый чакта юлда каршыга килеп чыккан кеше үз куркынычсызлыгын тәэмин итә алмаса, бәла-каза котылгысызга әйләнә. 2011 елның 16 сентябре көнне 8 сәгать тирәсендә булган, алда әйтелгән юл һәлакәтендә З.Рәимовның гомере өзелде. Аны бәрдергән машинаны тикшерү юлы белән генә ачыкларга мөмкин булды. Ул вакыйга булган урынны калдырып киткән иде.

Тикшерү комитетына бу вакыйганың дәлилләрен табу, аларны процессуаль яктан беркетү өчен шактый күп эш башкарырга туры килде. Җинаять эше суд каравына тапшырылганда, вакыйга булганнан соң, 1 ел да 3 айдан артык вакыт узган иде. Гаепләнүче И. Әхмәдиевкә ике маддә буенча гаеп белдерелгән: автомобиль белән идарә иткәндә саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән юл йөрү кагыйдәләрен бозу (РФ ҖКның 264 маддәсенең 3 бүлеге), үзе (И.Әхмәдиев) тарафыннан тормыш өчен куркыныч хәлгә куелган, ярдәмгә мохтаҗ булу сәбәпле, үз-үзен саклау өчен чаралар күрү мөмкинлеге булмаган кешене ярдәмсез калдырып китү (РФ ҖКның 125 маддәсе). Ул вакыт аралыгында эш буенча барлык сорауларга җавап табылган, проблемалар чишелгән дип уйласагыз, бик нык ялгышасыз. Судка кадәр эшне тикшерү алдан тикшерү дип атала. Эшне караганда суд тикшерүе уздырыла. Булган дәлилләрне анализлаудан тыш, суд үзе дә яңа китерелгән дәлилләрне кабул итә, бәяли. Хөкем карары чыгарганда беренчел максат - гаепсезне хөкем итмәскә, кылынган җинаять буенча дөреслекне табарга.

Бу эш буенча гаепләнүче И.Әхмәдиев үз гаебен танымады. Закон нигезендә аның моңа хокукы бар. Шунлыктан суд барлык дәлилләрнең И.Әхмәдиевнең гаебен раслаучыларын да, аның гаебен шик астына куя торганнарын да аерым тикшереп бәяләде. Беренчеләрен судка дәүләт гаепләүчесе тәкъдим итсә, икенче төркем дәлилләрне хөкем ителүче һәм аның яклаучысы китерде. Суд утырышында хөкем ителүче И.Әхмәдиев, түзүче Р.Раимов, ике дистәдән артык шаһитләр күрсәтмәләре дә, төрле суд экспертизасы, суд эксперименты нәтиҗәләре дә, юлларда куелган камераларның видеоязмалары да, гомумән, алдан тикшерү барышында табылган һәр дәлил каралды, бәяләнде. Дәүләт гаепләүчесе дә, түзүче дә хөкем ителүчегә карата законда каралган җәзаны билгеләүне сорадылар. И.Әхмәдиев һәм аның яклаучысы исә хокем ителүчене гаепсез дип табып, акларга кирәк, диделәр. Җәза билгеләгәндә суд барлык шартларны: И.Әхмәдиевнең шәхесен, яшен, элек хөкемдә булмаганлыгын, уңай характерлануын, аның гаебен җиңеләйтүче шартларны, кылынган җинаятьләрнең характерын, җәмгыять өчен куркынычлык дәрәҗәсен исәпкә алды. Суд утырышында гаебен танымаса да, җинаять эшен тикшерү вакытында И.Әхмәдиевнең берничә тапкыр түзүче белән килешергә, китерелгән зарарны күпмедер дәрәҗәдә түләргә (күмү чыгымнарын түләргә тәкъдим иткән) теләп чара күрүен, гафу үтенүен суд хөкем ителүченең гаебен җиңеләйтүче шарт, дип бәяләде. Әйтелгәннәрдән чыгып, суд җинаять кылуда И.Әхмәдиевнең гаебе расланган дип тапты. Аңа төп җәза итеп, 1 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү билгеләде.Өстәмә җәза итеп, 3 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итте. РФ ҖКның 73 маддәсен кулланып, төп җәзаны шартлы рәвештә үтәү мөмкин дип санады.

Реклама

Суд карары белән ризалашмыйча, И.Әхмәдиев, аның яклаучысы Югары Судка шикаять яздылар, хөкем карарын юкка чыгарып, җинаять эшен туктатуны сорадылар. Шул ук вакытта түзүче Р.Рәимовтан шикаять, дәүләт гаепләүчесеннән тәкъдим керде. Алар хөкем карарын артык йомшак дип санадылар.Татарстан Республикасы Югары Суды эшне карады. Район суды җинаять эше буенча барлык дәлилләрне дә объектив, тулы, төрле яклап тикшергән, дөрес бәяләгән, И.Әхмәдиевнең гаебе расланды дигән нигезле нәтиҗәгә килгән, дип санады. Шул ук вакытта юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле җинаятьләрнең бүгенге көндә җәмгыять өчен куркынычлык дәрәҗәсен исәпкә алды. И.Әхмәдиевнең кылган гамәлләренә индивидуаль бәя биреп, хөкем карарын үзгәртергә кирәк дип тапты. Район суды чыгарган хөкем карарының җәзаны шартлы билгеләү турындагы өлеше үзгәртелде. И.Әхмәдиев 1 ел да 6 айга реаль рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде. Җәзаны колония-поселениедә үтәү билгеләнде. Калган өлешендә район судының хөкем карары үзгәрешсез калдырылды.

Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк, шул очракта гына күңелсезлекләрне булдырмый калырга мөмкин. Инде юл-транспорт һәлакәтенә юлыккансыз икән, һич кенә дә вакыйга булган урынны калдырып китә күрмәгез. Полициягә хәбәр итегез. Ярдәмгә мохтаҗлар булса, "Ашыгыч ярдәм" чакыртыгыз. Эш судка барып җитә калса, барысы да исәпкә алына, онытмагыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: