Этнэ таны

Кайда соң сез ак яулыклы әбиләр?

Яңа ел алдыннан Васильеводагы "Наратлык" санаториясендә ял иттем. Тернәкләндерү корпусында халык шулкадәр күп, гөрләп тора. Бигрәк тә иртәнге якта. Бар да нигәдер ашыга, бер бүлмәдән чыга, икенчесенә чиратка баса. Дәваланырга төрле шәһәрдән килгәннәр. Мәскәү шәһәреннән килүчеләр дә күп.

Ял итүчеләр арасында бер татар әбие барысыннан аерылып тора. Мөлаем йөзле, сөйкемле татар хатыны, башындагы ак батис яулыгы белән килеп кергәч, бөтен коридор яктырып киткәндәй була. Өстендәге киң итәкле күлмәге, зәңгәрсу төстәге йон фуфайкасы, аягындагы читеге нәкъ безнеңчә, Әтнәчә. Үз-үзен тотышы, йөзендәге сөйкемлелек, безнең татар хатын-кызларына хас оялчанлык әллә каян күренеп тора. Түзмәдем, янына барып исәнләштем. Кайдан килүен сораштым. Нәкъ мин уйлаганча, Әтнәдән икән. Каенсар авылыннан кодагые белән кил­гәннәр.

Шифаханәдә дистәләгән татар әбиләре, ләкин аларның берсе дә ак яулык бәйләмәгән, инде кем икәнен белгәч тә, бу әбигә карап торам да сокланам. Нинди чибәр безнең татар әбиләре! Ак яулыгы пакълек, чисталыкны күрсәтә түгелме соң? Шушы ак яулыклы татар хатынына карап, газиз әниемне сагынуымны аңладым. Әнием күптән вафат инде. Күз алдыма кил­гән чакта, һаман да шул ак яулыктан. Әни генә түгел, күршедәге Минҗамал җиңги, Зәйтүнә, Нахар, Әнвәр апайлар да ак яулыктан күз алдына киләләр.

Реклама

1963 нче ел. Хәрби хезмәттә бер ел да тулмаган килеш Владивосток шәһәрендә "увольнение"гә чыгардылар. Ни күрим кибеттән нәкъ безнеңчә, татарча киенгән өч әби чыгып килә. Үз күземә үзем ышанмыйм, дөрес күрмимдер дим. Әбиләрнең башларында зур ап-ак яулык, аякларында - читек-кәвеш. Түзмәдем, яннарына килеп, "Исәнмесез, әбекәйләрем", - дидем. Алар да: "Ой, улым, исән-сау йөрисеңме?" дип кул биреп күрештеләр. Араларында әбиләрнең берсе, тулырак гәүдәлесе нәкъ минем әнигә охшаган иде. Ничек сүз башлаганбыздыр хәтерләмим. Әниемне сагыну бик көчле булды микән, бу вакытта минем күздән килгән яшьне тыярлык түгел иде. Әбиләрнең дә күңелләре тулды ахыры, дүртәүләшеп еладык. Алар да туган якларын бик сагыналар икән. Сугыштан соңгы авыр елларда гаиләләре белән язылып килгән булганнар. Үзләре Башкортстаннан, Бакалы районыннан. Ирләре шахтада эшләгән. Артем шәһәрендә яшиләр икән. Владивостокка балалары янына кунакка килгәннәр. Ак яулыклы татар әбиләре белән янәдән елашып аерылыштык. 50 ел вакыт узса да, бу әбиләр һаман да ак яулыклары белән минем күз алдымда торалар. Аларның бик кайтасы, кайтып туган якларында үләсе килә иде.

Их, минем халкымның язмышы. 8 мең км ераклыкка китеп тамак туйдырган. Ак яулыклы әбиләрнең гәүдәләре урыс зиратының бер почмагында күмелгәндер. Ходай иман байлыгыннан аермасын иде. Мин үзем һәрвакыт ак яулыклы әбиләрне эзлим. Районыбыз татар районы булса да, алар көннән-көн сирәгәяләр. Өлкән яшьтәге әбиләр күп алар, тик аларның киенү рәвеше татар карчыгыннан аерылып тора шул. Тормыш мәшәкатьләре матур итеп киенеп йөрергә бирми микән әллә? Алай да түгелдер, юктыр, тормышлар авыр түгел. Мичкә ягасы юк. Өйгә су кергән. Ипи саласы юк. Кибеттә ниндие кирәк. Һәрбер әби уч тутырып пенсия ала. Матур итеп киенеп, ак яулыкны керләндерми генә яшисе иде.

Сугыштан соңгы еллар. Салам белән ягып олы мичтә әни ипи пешерә. Без йокыдан уянганда, өйдә шундый тәмле ипи исе таралган була. Әни үзе эшкә ашыга, иген урырга барасы бар. Безне уята. Мич култыгында пешкән кечкенә кайнар ипине, сындыргалап, сәкенең ашъяулык җәйгән урынына табын әзерли. Үзе һаман ашыга. Башындагы керләнгән ак яулыгын салып куя. Кичтән әйбәтләп юган, кырлы бәләк белән тәгәрәткән ак яулыгын бәйләп эшкә чыгып китә, әни генә түгел, авылымның дистәләгән хатын-кызлары, кыр казлары кебек ак яулыктан тезелешеп уракка китәләр иде

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: