Этнэ таны

Карт җанатар фикере

Аллага шөкер, кышкы олимпия уеннары тәмамланды. Ул барыбызның да нервларын киеренке хәлдә тотты. Шатландык та, кайгырдык та. Ләкин кызганычка каршы кайгыру, күңелсезләнү, күз яшьләре Русия җанатарлары өчен кирәгеннән артык күп булды. Олимпия уеннары 4 елга бер генә үткәнлектән, ул ил спортындагы "плюс" һәм "минус"ларны бик ачык күрсәтә һәм без кышкы...

Реклама

Аллага шөкер, кышкы олимпия уеннары тәмамланды. Ул барыбызның да нервларын киеренке хәлдә тотты. Шатландык та, кайгырдык та. Ләкин кызганычка каршы кайгыру, күңелсезләнү, күз яшьләре Русия җанатарлары өчен кирәгеннән артык күп булды. Олимпия уеннары 4 елга бер генә үткәнлектән, ул ил спортындагы "плюс" һәм "минус"ларны бик ачык күрсәтә һәм без кышкы спортның безнең өчен приоритет булган күп кенә өлкәләрендә үз позицияләребезне югалтканлыгыбызны күрәбез.
Совет чорының тискәре яклары турында күп сөйләнелсә дә, миңа, инде 70не узган кешегә, ул чор якынрак. Спортка игътибар зур иде ул вакытта. Бөтенсоюз ГТО нормативларын тапшыру - ул үзе халыкны сәләмәтләндерүнең бер формасы. Бөтенсоюз Спартакиадаларын үткәрүгә киң халык массалары тартыла иде. Ил халкының күп өлеше авылларда яши. Зыялыларның күп өлеше авылдан чыккан кебек, чемпионнарның да күпчелеге авыллардан чыга. Колхозлар чорында авыл гөрләп яши, анда кеше күп, бала-чага буш вакытын тауда, чаңгы трассаларында үткәрә, агачтан кисеп алынган кәшәкә белән инештәге боз өстендә йомры, каткан ат тизәге куа. Алар сәләмәт. Элекке балалар белән хәзергеләрен чагыштырып карыйм да, көрсенеп куям. Элек район чаңгы ярышларында укучылар 10 км.га, ә хәзергеләр 3 км.га узышалар. Чөнки хәзергеләрне 10 км. җибәрсәң - аларны трассадан җыйнап йөрергә туры киләчәк. Элек район ярышларына һәр мәктәп 10-15 кешелек команда куя иде, ә быел Олы Мәңгәрнең Афган сугышында һәлак булган Илдар Сафиуллин призына үткәрелгән район ярышына һәр мәктәп 1 малай, 1 кыз алып килде. Чөнки авыл мәктәпләрендә ел саен бала саны кими, булганнарының да күбесе чаңгыга басмый. Бала буш вакытын телевизор карап, компьютерда төрле уеннар уйнап, интернетта казынып үткәрә. Ул хәлсез, зыянлы замана ризыгы ашый, саф һавада сирәк була. Совет чорында гөрләп эшләгән спорт мәктәпләре бетеп бара, аларга дәүләт тарафыннан игътибар юк. Тренерлар аз хезмәт хакына риза булмаганлыктан, спорт мәктәпләрен ташлап мәктәпләргә физкультура укытучылары булып яки башка урыннарга китеп баралар, яки спорт мәктәпләрен яшәтү өчен әти-әниләр ярдәменә таянырга мәҗбүр булалар.Түләргә мөмкинлеге булмаган әти-әниләрнең балалары,сәләте булса да,читтә кала,талант сүнә.Мәктәпләрдә физкультура -спортны махсус дәүләт программасы булдырып үстерми торып,балалар,яшүсмерләр спорт мәктәпләренә игътибарны көчәйтеп,аларда әти-әниләр кесәсенә карамыйча ,сәләтле балала шөгыльләнерлек дәүләт ярдәме булдырмый торып,ил спорты алга китмәячәк.Соңгы елларда көнчыгыш илләрдә(Кытай, Япония,Корея һ.б.)спортның алга китүе-физкультура -спортны дәүләт югарылыгына күтәрү нәтиҗәсе.
Әйдәгез ,тагын тарихка күз салыйк әле.Минем җанатар буларак спорт белән кызыксынуым узган гасырың 50 нче елларыннан башланды.Шул чорда илебезнең чаңгы спортын дөньяга танытучы Любовь Баранова булды.Ул 1952 елда Ослода үткән Олимпия уеннарында алтын медаль яулады.Бу эстафетаны Олимпия чемпионнары Любовь Егорова (алты алтын медаль),Лариса Лазутина (биш),Николай Зимятов,Галина Кулакова ,Раиса Сметанина(4 әр),Елена Вяльбе (3 алтын медаль) дәвам иттеләр.
Конькида узышу буенча да Олимпия уеннарында җиңүләребез саллы иде.Евгени Гришин,Олег Гончаренко (4 әр алтын медаль),Лилия Скобликова (6),Татьяна Аверина(2) илебез данын югары күтәрделәр.Ә биатлончы А.Тихонов 20 гасырның иң көчлебиатлончысы дип танылды.
Ә Сочи - 2014 тә югарыда күрсәтелгән спорт төрләре буенча без артык тыйнак булдык. Спорт комментаторлары әйтмешли, без тырышабыз, бөтен көчебезне бирәбез, ә җиңү бик аз эләгә. Образлы итеп әйткәндә, без медальләр куелган бүлмәнең бусага төбендә калабыз, ә бусаганы атлап керә алмыйбыз. Берничә төрдән дөнья чемпионы исеме йөрткән спортчыларыбызның 4 нче урыннарда гына калуы шул турыда сөйли түгелме?
Ә биатлондабезне җиңүләре белән куандырып йөргән спортчыларыбызга әллә нәрсә булды. Я ата алмыйлар, я чаңгыда тизлекләре җитеп бетми. Репортаж алып барганда теле телгә йокмый торган Губерниев әйтмешли: "Наши биатлонисты еще не дошли до пика формы". Ярышларда Вилухинаның спринттан һәм кызларыбызның эстафетадан алган ике көмеш медале бик аз билгеле. Менә бүген, безнең ризасызлыкны сизгән шикелле, егетләребез эстафетадан алтын медальләр яулап, безнең төшенке күңелләрне бераз күтәреп куйдылар. Бобслейда шуу буенча Зубков командасының ике алтын медале, скелетонда Третьяковның чемпион калуы да күңелләргә хуш килде.
Безнең иң яраткан уен төре - хоккей. Безнең хоккейчыларның бер олимпия уенында берьюлы3 әр алтын медаль (Олимпия, дөнья, Европа беренчелеге өчен) оту, "Бөтен дөнья алтыны безнең хоккейчыларда,"- дип спорт комментаторы Н. Озеровның кычкыру мизгелләре әле дә хәтеремдә саклана. Ә Сочида , узган олимпия уеннарындагы кебек, чирекфиналга да чыга алмадык.Совет чорында 10 ар шайба аермасы белән безгә оттырып килүче финнар, Сочида безне тар-мар итеп, медальләргә юлны томалап куйдылар. Бу җиңелү очраклы гына түгел, чөнки безнең җыелма команда финнар белән соңгы җиде уенның бишесендә оттырып, ике тапкыр гына җиңә алды. Хәзер финнар безнең өчен "неудобный соперник"ка әйләнделәр. Финнар бронза медальләр өчен көрәштә янкиларны отып, алардан да бер баш өстен икәнлекләрен расладылар. Бенең командада НХЛ да әйдәп баручы көчле уенчылар уйнаса да, аңлатып булмый торган сәбәпләр аркасында, Сочида алар нәтиҗәле уен күрсәтә алмадылар. Аларда патриотизм җитеп бетми,- дигән сүзләрне дә әйтәсе килә.Россия хоккейчыларының СССР таркалгач бер генә Олимпия уеннарында да алтын медальләр алганнары юк һәм без Совет чорындагы уҗышларыбызны искә төшереп кенә күңелләребезне юатабыз.
Чаңгычыларыбыз да конькида узышучыларыбыз да без көткән нәтиҗәне биреп бетерә алмадылар.Ә менә Олимпия уеннарының соңгы көнендә 50 км. лы узышта безнең чаңгычы егетләребез алтын ,көмеш,бронза медальләр отып,могҗиза күрсәттеләр.Фигуралы шуу осталарыбыз да 3 алтын ,1 бронза алып ,үзләренең дөньяда лидер икәнлекләрен раслый алдылар.Шәхси беренчелектә беренчелекне ала алмаса да,15 яшьлек Юлия Липницкая үзенең шуу осталыгы ,үз - үзен тотышы белән бөтен җәмәгатьчелекнең ихтирамын казанды.Әле ул үзен күрсәтәчәк!Тик Е.Плющенконың шәхси беренчелектән төшеп калуы гына халыкта каршылыклы икерләр тудырды.Күпчелек аны геройга тиңли,ә мин аны гаепле дип саныйм.Олимпия уеннарына сайлап алу турнирында оттыргач,Сочига яшь Ковтун барыга тиеш иде.Татарда "кеше ипиенә кермә!"-дигән әйтем бар ,ул нәкъ Плющенкога туры килә.Аннары ,аның тәнендә тимер -томыр күп була торып та,шундый ярышта катнашырга жөрьәт итүе- акылсызлык.Ул шахмат ярышына түгел,ә дөньяның иң көчле яшь фигурачылары белән катлаулы сикерешләр ясап ярышырга ,ил данын якларга бара бит.
Иң куандырганы - Сочида без көтмәгән спорт төрләреннәналган медальләрбулды.Америкалы урыс Виктор Уайлдның параллель слаломнан алган 2 алтыны,Кореяле урыс Виктор Анның үзе генә һәм команда белән шортректан алган 3 алтыны безнең команданы 1 нче урынга күтәрде.Ярышлар вакытында спорт комментаторы Виктор Анның юньле торагы да юк диде.Аңа 2-3 катлы коттедж төзеп бирергә ,Лукашенко Дарья Домбрачевага герой исеменбиргән кебек,Россия Герое исемен бирергә кирәк.Ул моңа лаек.Мин бу мәһшүр спортчыларны ,Русиялеләрне бик кызганыч хәлдә калдырасы килмиче,алла тарафыннан җибәрелгән фәрештәләр итеп күрәм.Чөнки безнең 13 алтынның 5 сен шушы ике спортчы алып бирде.Рәхмәт аларга ,чит илдән Русиягә шундый"алтын килмешәкләр"(яратып әйтүем)күбрәк килсә-Русия спорты тагын да күтәрелер иде. Сочи -2014 тә медальләр буенча Русия күрсәткечләре матур күренә. Читтән килгән ике Виктор булмаса, безнең алтын 8 генә, урын да арттарак булыр иде.Без мактанырга яратабыз. Казан универсиадасын ярты ел мактадык, инде оештыру, үткәрү дәрәҗәсе буенча Сочи - 2014 кә тиңнәр юк дип шапырынабыз. Ул ачылу, ябылу тантаналары гына ни тора! Шоу үткәрергә остарып барабыз. Хәзер телевизор экраннары Украина вакыйгалары һәм Сочи - 2014 белән тулы. Олимпия уеннары өчен төзелгән корылмаларның, спортсарайларының, торакларының Русия налог түләүчеләре җилкәсенә авыр йөк булып төшкәнен генә бик кычкырмыйбыз. Әле алда безне Казанда үтәчәк су төрләре, теннис буенча дөнья чемпионатлары көтә. Чыдасын халык сырты! Чыдар, чыдар Русия халкы, тавыш чыгармас. Зур расходлар тотыла дип,үз илендә футбол буенча дөнья чемпионаты үткәрүгә каршы демонстрацияләргә чыккан Бразилия халкы түгел ул. Ул түзәргә өйрәнгән.
Олимпиада белән шапырынулар әле озак дәвам итәр. Сочида төзелгән спорт объектларыннан гади халык та файдалансын, Казандагы шикелле акчалылар гына шөгельләнерлек булмасын иде. Спортны астан күтәрергә кирәк. Шул вакытта тагын да зур җиңүләр килер.
Минем бу теләкләрем изге сәгатькә туры килсен иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: