Этнэ таны

Картаямыни соң йөрәк

Көз айлары авылыбызның мәдәният дөньясында Казан артистларының чыгышлары белән башланып китте. Аннан үзебезнең Г.Тукай исемендәге Әтнә Дәүләт драма театры коллективының драматург Мирхәйдәр Фәйзинең "Адашкан күңел" спектаклен карадык. Бик күп артистлар катнашты, рольләрен искиткеч оста башкардылар. Җыйналган тамашачы бик канәгать калды. Өлкәннәр көне уңаеннан үз авылыбыз үзешчәннәре һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре...

Көз айлары авылыбызның мәдәният дөньясында Казан артистларының чыгышлары белән башланып китте. Аннан үзебезнең Г.Тукай исемендәге Әтнә Дәүләт драма театры коллективының драматург Мирхәйдәр Фәйзинең "Адашкан күңел" спектаклен карадык. Бик күп артистлар катнашты, рольләрен искиткеч оста башкардылар. Җыйналган тамашачы бик канәгать калды.

Өлкәннәр көне уңаеннан үз авылыбыз үзешчәннәре һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан концерт куелды. Чәй өстәле артында өлкәннәребез коймак белән сыйландылар.

Чираттагысы - пенсионерларның "Балкыш" фестивале кысаларында бара торган "Картаямынисоң йөрәк" дигән исемдәге клнцертта Бәрәзә һәм Бәрәскә авылыннан 14 үзешчән артист катнашты. Җырладылар да, скетч та куйдылар. Уен коралларында да уйнадылар, кичке уен күренешен дә күрсәттеләр. Артистлар бик матур чыгыш ясадылар. Чыгыш саен аларның остара, авылларыбызның танылган артистларына әйләнә баруларын күреп сөенәбез.

Реклама

Җырчыларыбыз Хәйруллина Зәлфирә, Сафин фердинат, Галләмова Фәния, Сәмигуллина Суфия, Галәвиева Тәнзилә, Хәкимуллина Назирә, Салаватов Нәбиулла, Сәмигуллина Гөлфия, Әхмәтҗанова Рәмзия мәгънәле эчтәлекле җырлары белән күпләребезне әсир итте. Хәйретдинова Әлфинурның өздереп мандолинада уйнавы күңелләрне уятты.

Лотфуллина Тәскирәнең үзе язган шигырьләрен бик сәнгатьле сөйләве безне таң калдырды. Зарипова Рәйхананың мөнәҗәте дә искиткеч. Өлкән яшьтә булуына карамастан, Сабирова Суфия җиңелчә биюе белән сокландырды. Сәмигуллина Гөлфия "Чабата" биюен бик оста башкарды. Вәлиуллина Асия белән Салаватов Нәбиулла башкаруында скетч күпләрнең күңеленә хуш килде.

Баянчы Шиһапов Фәрит сәхнәдә чыгыш ясау нечкәлекләренә өйрәтте. Аның дәртле уйнавы җырчыларыбызга да көч өстәгәндәй булды. Искиткеч концерт карадык.

Артистларыбызны район ветераннар советы рәисе Зиннәтов Мингазиз Татарстан Республикасының иҗтимагый палатасы әгъзасы, республика ветераннар советы Президиумы әгъзасы Хәкимов Равил котладылар.

Соңыннан хуҗалык идарәсе һәм җирле үзидарә тарафыннан әзерләнгән истәлек бүләкләре тапшырылды.

Теги:
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: