Этнэ таны

“КАТЫ ИТЕП ТӘ ДӘШЕШКӘН ЮК”

Өшкәтә авылында гомер итүче Бәгъдия һәм Мөнир Нигъмәтҗановлар әнә шулай диләр. Ә сүзгә килмичә тату яшәр өчен акыл түгел, мәхәббәт кирәк. Яратмаган кеше нинди генә гамәлләр кылмасын, барыбер ошамый. Ә яратканыңның һәр адымы күңелгә якын. Аның ашы тозлы булса да тәмле, коймагы көйгән булса да күренми. Ертык күлмәге дә матур....

Өшкәтә авылында гомер итүче Бәгъдия һәм Мөнир Нигъмәтҗановлар әнә шулай диләр.

Ә сүзгә килмичә тату яшәр өчен акыл түгел, мәхәббәт кирәк. Яратмаган кеше нинди генә гамәлләр кылмасын, барыбер ошамый. Ә яратканыңның һәр адымы күңелгә якын. Аның ашы тозлы булса да тәмле, коймагы көйгән булса да күренми. Ертык күлмәге дә матур. Авыр сүз дә әйтеп булмый. 60 ел бергә яшәү дәверендә расланган хакыйкать бу. 85 яшьләрен тутырган Мөнир бабай белән Бәгъдия әби дә мәхәббәт турында сүз чыккач серле елмаялар. Картларны яшәртә, көчсезне көчләндерә шул бу хис. "Яратмасаң 60 ел бергә торып булмый. Каты итеп тә дәшешкән юк. 20 ноябрьдә бергә яши башлавыбызга 60 ел була. Ярату бетә, диләр. Яратып кавышмаганнар шулай әйтәдер. Ә чынлап сөйсәң бетми, үлгәндә бетсә генә. Шулай бит, әби", - ди Мөнир бабай. Бәгъдия әби башын селкеп, шөкер итеп куя. "1953 елда өйләнештек. Әйбәт яшәдек, дөнья булгач төрле вакыты була. Ә болай әйбәт булды Мөнир. Бөтен эшемә булышты, тәртипле иде. Аракы белән тәмәкене ташлаганына да күп еллар инде. Намазлы. Кулыннан килмәгән эш юк, алтын куллы, диләр. Өйдәге бар нәрсә дә Мөнир кулы белән ясалган. Бабай да атаклы балта остасы иде. Нәселләре белән плотниклар", - дип хәтер яңарта. Ә мин гомер йомгагын сүтәм.

- Мөнир бабай, әби белән ничек таныштыгыз?

- Без яшь чакта көчләп ФЗӨгә укырга җибәрәләр иде. 6 ай укырга кирәк. Мине дә җибәрделәр. Алты айга кадәр үк тарта алмадым, 4 айдан соң качып кайттым. Шуның өчен төрмәгә утырттылар. Төрмәдән чыккач таныштык.

- Бәгъдия әби, утырып чыккан егет куркытмадымы?

- Юк. Икебез дә Өшкәтәнеке, бер-беребезне белә идек. Аннан соң 3,5 ел армиядә хезмәт итеп кайтты әле. Аннан да көтеп алдым. Кайткач өйләнештек.

Реклама

- Ашханә мөдире булып хезмәт иттем. 1200 солдатка ашарга әзерләдек. Вакыт беткәч тә җибәрмичә, калырга үгетләделәр. Качып китәм, дигәч, җибәрделәр. Тәҗрибә барын беләләр, - дип елмая бабай.

Шушы никахтан 4 бала - Рәшит, Гөлфия, Илсия, Резеда үсә. Барысы да гаиләле. "Аллага шөкер, һәркайсының эшләргә эше бар. 8 онык, 4 оныкчык бар. Кайткалап, багыш-күреш итеп торалар. Балаларсыз булмый", - дип аларга исәнлек тели әни кеше. 40 ел әби-бабай белән торалар, кадер-хөрмәт белән соңгы юлга озаталар. Өлкәннәрнең хәер-фатихасы белән әле дә тигезлектә яшиләр. "Галиулла бабай, Мөнирнең әтисе, 92 яшендә үлде, 4 ел сугышта булган, күпне күргән акыллы карт иде. Кайнанам дә начар булмады. Балаларны бергә үстердек",- дип өстәп куя әби. Яшьлек белән авырлыгы да сизелмәгән. 13 ел колхозда эшләгән чорда күтәреп симәнә дә ташылган. Бер ел Бәрәзә балалар бакчасында, аннан соң клубта 13 ел эшләгән Бәгъдия. "Ул чакта идеологиянең көчле вакыты, агитбригада белән я концерт, я театр куя идек. Мөнир 25 ел бригадир булды. Икәүләп өйгә кайтып керә алмадык", - ди.

Өлкәннәр чөкердәшкән арада яшелчә бакчасын да әйләнеп чыктым. Чөнки мондагы матурлык үзе чакыра. Койманың буеннан буена роза чәчкәләре тезелеп киткән, тегендә чәчәк, монда - гөл. Алай гына да түгел, үсеп утырган, кызарган зур-зур помидорларга кабат-кабат борылып карадым. 40-50 төп булыр. Суганы, кишере... Андагы чисталык. 85 яшьлек әби-бабай бакчасы бу! Балалары да кайтып булышсын, ди. Тик төп көч - үзләре. "Аякта йөргәндә..." - диләр.

- Гаиләләр тотрыклы түгел хәзер, - дим.

- Төрле кешенең төрлечәдер инде сәбәбе. Белмәгән кешегә баралар, белгәнгә бармыйлар,- ди Бәгъдия әби.

Ә бит хак әйтә. Борынгылар да "Кыз алсаң - әнисенә, кияү кертсәң әтисенә, нәселенә кара", дигәннәр. Бүгенгеләргә әнә шул җитмидер дә...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: