Этнэ таны

Казанда буш йортта чыккан янгында ике кеше һәлак булган

Аракчино бистәсенең Идел буе урамында бүрәнәле йорт янып беткән.

Казанда буш йортта чыккан янгында ике кеше һәлак булды.

Реклама

Бу хакта «Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Төнге сәгать бердә 112 ашыгыч бердәм номерына Аракчино бистәсенең Идел буе урамында хуҗасыз агач корылманың януы турында хәбәр килә. Янгын сүндерүчеләр утны 15 минут эчендә сүндерә. Янгын мәйданы 100 квадрат метр тәшкил итә. Янып беткән конструкцияләрдә ике кешенең мәете табыла. Аларның шәхесләре ачыклана. Башлангыч версия буенча, янгынның сәбәбе - ут белән саксыз эш итү.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/05/176441/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: