Этнэ таны

Кем эше бу? Чупакабрамы, әллә...

Элегрәк Кече Әтнә авылы киез итек сугу осталары белән дан тотты. Хәзер анда куян асрау белән шөгыльләнүчеләр күп. Ни кызганыч, соңгы 3 көндә авылдагы куяннар саны кинәт кенә 46га кимеде. - 4 куянның эчәгеләрен калдырган үзе. Тик түшкәләре юк. Тагын 3 куянның эзен дә таба алмадык. 4 куянның гәүдәләре бар....

Элегрәк Кече Әтнә авылы киез итек сугу осталары белән дан тотты. Хәзер анда куян асрау белән шөгыльләнүчеләр күп.

Ни кызганыч, соңгы 3 көндә авылдагы куяннар саны кинәт кенә 46га кимеде.

- 4 куянның эчәгеләрен калдырган үзе. Тик түшкәләре юк. Тагын 3 куянның эзен дә таба алмадык. 4 куянның гәүдәләре бар. Ни сәбәпле үлгәннәрен чамалап булмый. Каннарын эчкән булса кирәк, - дип, уфтанып каршы алды шушы авылда яшәүче Радик Гыйльметдинов.

Реклама

Зур гына ак ана куян балалары өчен ерткыч белән сугышкан, ахыры. Тырнаклары канап, юкка чыккан.

- Исән калган 2 куянны өйгә алып кердек. Тәпиләрен - тиреләрен генә түгел, итләрен дә сыпырып кына алган. Исән калмас инде алар, - ди хуҗа.

Тагын бер әйбергә игътибар иттем - бер ояның алдагы сеткасын "Болгарка" белән кискән диярсең. Аннан шул ярыкка тәпиен, әллә кулын тыгып, йолкып алган. Ә лапаска ничек кергәнлеген күргәч, исем китте...

Материалның тулы вариантын газетадан укыгыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: