Этнэ таны

Китапханәдә очрашу

"Матур итеп дәрес бирә сәнгать Гыйбрәт алып яшик тарихтан." 2014 нче ел - Татарстан Республикасында Мәдәният елы итеп игълан ителде. Шул уңайдан без-7-сыйныф укучылары сыйныф җитәкчебез Мөхәммәтшина Гөлия Наил кызы белән берлектә Олы Мәңгәр авылы китапханәсендә очрашуда булдык. Китапханә мөдире Гарифҗанова Гөлшат Наил кызы безне бик җылы каршы алды. Очрашу...

"Матур итеп дәрес бирә сәнгать

Гыйбрәт алып яшик тарихтан."

Реклама

2014 нче ел - Татарстан Республикасында Мәдәният елы итеп игълан ителде. Шул уңайдан без-7-сыйныф укучылары сыйныф җитәкчебез Мөхәммәтшина Гөлия Наил кызы белән берлектә Олы Мәңгәр авылы китапханәсендә очрашуда булдык. Китапханә мөдире Гарифҗанова Гөлшат Наил кызы безне бик җылы каршы алды. Очрашу Мәңгәр авылы тарихына багышланган чыгыш белән башланып китте. Чөнки тарихны белмәгән кеше үзенең мәдәниятын, гореф-гадәтләрен, йолаларын белә алмый. Авылыбыздан чыккан атаклы шәхес Исмәгыйль Гайнетдинов турындагы чыгыш аеруча күңелгә кереп калды.Әхмәтвәли Мәңгәрнең "Мерседес-Бенц" фирмасында эшчәнлеге, аның сәүдәгәрлек өлкәсендә уңышлары турында сөйләгәндә һәммәбез дә горурланып тыңлап утырдык. Марсель Әхмәтҗанов эшчәнлеге, Вилдан Мәхмүт иҗаты, авылыбыз белән бәйле театр артистлары белән танышу очрашуыбызны тагын да баетып җибәрде. Мәңгәр авылы татар халкы мәдәниятында зур урын алып тора икән. Мәчетләр тарихы белән танышу чыгышын без аеруча зур кызыксыну белән тыңладык. Гөлшат Наил кызы безгә гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышы елларында Мәңгәр халкының тормышы, яшәеше турында сөйләп үтте. Латыш балалары язмышы да читтә калмады. Очрашуыбыз ахырында Гөлшат апа викторина үткәрде, сорауларга дөрес җавап бирүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырды. Китапханәдә булып узган очрашу һәрберебезнең дә күңелендә уңай тәэсирләр калдырды. Мондый бай эчтәлекле, кызыклы, мавыктыргыч очрашу оештырганы өчен Гөлшат Наил кызына олы рәхмәтләр җиткерәсебез килә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: