Этнэ таны

Китеп бардың изге айда, ожмахтадыр синең урын...

Әй, исләргә төшкән саен, яңара сагыш, яра. Исәннәрне зар елатып, тиңсезләр китеп бара шул, Кайтмаска китеп бара. Бу көннең бер киләсен белә идек. Тик тормышның барлык авырлык­ларын күргән, әтисез калу ачысын татыган, һәрвакыт максатына үзе юл ярган сугыш чоры баласы бу яман авыртуны җиңәр кебек тоелды. Тормышка мәхәббәт, ихтыяр көче...

Ышанмадык. Ышанасыбыз килмәде. Күпне белгән, күпне татыган мөхәрриребезне соңгы юлга озатканны үз күзебез белән күрсәк тә, хушлашсак та, аның юклыгын әле дә кабул итә алмыйбыз. Килеп керер дә, "Сезне бер күреп чыгыйм дип кердем. Сезнең белән аралашкач, рәхәт була. Әйбәт эшлисез", дип, бер кочак мәгълүмат калдырып чыгып китәр төсле. Сыкранмады, зарланмады. Дөньяныкын дөньялыкта калдыра белде. "Үз аягымда йөреп торгач, әйбәт инде", - дия иде.

Әйбәт иде Марс абый. Гомере буе әйбәт булды. Тукай авыл хуҗалыгы техникумында 25 ел математика фәнен укыткан мөгаллимне олыларга уку­чылары сагынып ерак­тан кайтты. Һәркайсы җылы сүзен, рәхмәтен әйтеп китте. Бер караганда йомшак, шул ук вакытта кырыс та, таләпчән дә, кайгыртучан да, гади дә иде. Һәркайсыбызның тормышы белән яшәде. Эшләгәнне күрә, үсендерә белде.

Реклама

Үзенең хезмәте дә югары бәяләнде. Атказанган укытучы, атказанган мәдәният хезмәткәре, кадерле әти, яраткан хөрмәтле ир бүген юк инде. Марс абый яратып гомер иткән Әминә апа, аның зур байлыгы булган кызлары Гөлшат, Айсылу, Айгөл ятим калдылар. Үзен юксынырга кияүләре, оныклары, кодагыйлары һәм хезмәттәшләре калды. Догачылары калды. Иртә китте. Караулы, кадерле, хөрмәтле булып китте. Зыялы, затлы булып истә калды.

Без, Марс Габделхак улы башлаган эшнең дә­вамчылары, "Әтнә та­ңы" газетасы редакциясе коллективы, аның вафатын белдереп, гаиләсенең, туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Ходай сезгә бу олы хәсрәтне күтәрер­гә сабырлык бирсен. Ә Марс абыйның урыны җәннәттә булсын!

Бу бәхилләшү сүзе аның рухына яраткан коллективыннан соңгы сәлам һәм дога булып барсын. Амин.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: