Әтнә таңы

“Күк кош” – могҗиза! (6+)

Яңа ел алдыннан Әтнә дәүләт драма театры сезонның беренче премьерасын – үз тарихында беренче тапкыр музыкаль феерия жанрында спектакль чыгарды. Дәүләт драма театрларында балалар коллективлары катнашында спектакль чыгарылганы юк. Бу – беренче тәҗрибә.

Реклама

Гөлнар САБИРОВА, Сурия МИНГАТИНА
Сәнгать мәктәбендә укучы балалар,  "Алчәчәк" бию төркеме, "Конфетки" вокал ансамбле – гомумән 60ка якын бала катнашкан, Морис Метерлинкның "Бәхет кошы" (“Синяя птица”) музыкаль феериясе,  Бердәм Россия партиясенең "Кече шәһәрләр театрлары" дип исемләнгән федераль проект кысаларында сәхнәләштерелде.
Морис Метерлинкның "Күк кош" әкиятен  татарчага Татарстан Республикасының атказанган артисты Марат Хәбибуллин тәрҗемә итте.  Спектакльнең режиссеры – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рамил Фазлыев. Хореографлар, “Дорога из города” хореография театры җитәкчеләре – Лилия һәм Айрат Баһаутдиновлар. Рәссам – Геннадий Скоморохов. Композитор – Юрий Федоров. Спектакльдәге җырларга сүзләрне шагыйрә Гөлүсә Батталова язган.
Спектакльнең беренчел исеме "Күк кош" иде, спектакльнең әзерләнүе хакындагы хәбәрләрне без нәкъ менә шул исемдә биреп бардык. Әзерлек барышында, Халык театрының 100 еллык тарихының башлангыч чорында  “Бәхет кошы" спектакле куелуын да истә тотып, исем алышынды. Ул вакыттагы борчылулар, шикләнүләр, без генә түгел, театр җитәкчелегенең икеләнүләре, шөкер артта калды. Уен эшмени сәхнәне бизәргә кирәк. Музыкаль бизәлеш белән бергә күпме бию чыгарырга кирәк... – шул рәвешле сәхнәгә тирән фәлсәфәле әкият – адәм баласының дөньяга ничек килүен, яшәвен чагылдырган спектакль менде. Һәм бу төп фәлсәфәне  ачарга театр коллективына, әйткәнемчә,  сәнгать мәктәбе укучылары ярдәм итте.  Сокландыр­дылар, гаҗәпләндерделәр. Әтнә театры 100 еллык юбилеендә тагын бер кат балкыды.
Инде спектакльнең үзенә килик. Әкияти декорацияләр, сихри могҗизалар, җырларның күңелләргә үтеп керүе, биюләрнең профессиональ дәрәҗәдә башкарылуы, артистлар белән бербөтен булып уйнаган балаларны карап хозурландык. Шунысы гаҗәп моннан ничә еллар элек язылган авторның фикерләре безнең яшәешебезгә аваздаш. Сюжеты буенча ике бала – Тилтил (Булат Мөхәмәдҗанов) белән Митил (Мәдинә Хәкимова) Тылсымчы (Сылу Бәйрәмова) кушуы буенча Күк кошны эзләп юлга чыгалар. Алар белән юлга Шикәр (Марат Хәбибуллин), Су (Ләйсән Каюмова), Ут (Раил Сәләхиев), Ипи (Зиннур Һадиев), Яктылык (Рәзилә Мөхлисуллина), Мәче (Гүзәл Гаффарова), Эт (Фаяз Хөсәенов) рухлары да иярәләр. Сәяхәт барышында Тилтил белән Митил вафат булган әби-бабайлары (Фирдания Хәйруллина белән Камил Бәйрәмов), энеләре-сеңелләре белән очрашалар. Вакытның (Айдар Вәлиев) туачак сабыйларны ничек итеп, фани дөньяга җибәрүен, Төн (Алсу Зиятдинова) дигән патшалыкта авыртулар, өрәкләр булуын, курку кебек сыйфатларның барлыгын һәм аларны уй-фикерләр белән җиңә алу мөмкинлеген ачык күрсәтәләр. Ләззәт­ләрнең буш хыяллар булуын, әмма аларның яшәргә көч өстәвен,  Ана (Лилия Мөхәммәтҗанова) рухының никадәр тирән мәгънәгә ия икәнен Тилтил белән Митил спектакль ахырында үзләре аңлап, безгә дә тормышны яратырга кирәклеген төшендерделәр.
Күк кош – ул бәхет символы.  Кеше аны бөтен җирдән эзли. Без аны спектакльдә  күрдек. Тилтил аны аягына баса алмаган күрше кызына бүләк итте. Һәм мог­җиза, ул кыз аякка басты. Баксаң, ул могҗиза безнең яныбызда гына икән, бары тик як-ягыбызга каранырга, матурлыкны күрә, күңел халәтен аңлый белергә генә кирәк. Бу спектакль - балаларга (безгә дә!) иң катлаулы хакыйкатьне аңларга, ә өлкәннәргә кайчандыр балалар булганын искә төшерергә һәм бала күзлегеннән дөньяны күрергә ярдәм итә торган искиткеч феерия булды.
Гөлнар Мөхәмәдҗанова фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: