Этнэ таны

Күлле Киме мәктәбенең йолдызы

Тормыш юлыңда яхшы кешене очрату һәм аның белән кулга кул тотышып гомер буе бергә хезмәт итү - ул үзе бер бәхеттер. Хәтерләсәгез, Назыйм Хикмәт "Бәхет - ул ашыгып эшкә бару һәм ашыгып эштән кайту"-дигән. Кайчан эшкә ашыгасың? Сине анда матур итеп каршыласалар, шартлар тудырсалар, хезмәттәшләрең белән матур мөгаләмәдә булсаң. Ә...

Реклама

Тормыш юлыңда яхшы кешене очрату һәм аның белән кулга кул тотышып гомер буе бергә хезмәт итү - ул үзе бер бәхеттер. Хәтерләсәгез, Назыйм Хикмәт "Бәхет - ул ашыгып эшкә бару һәм ашыгып эштән кайту"-дигән. Кайчан эшкә ашыгасың? Сине анда матур итеп каршыласалар, шартлар тудырсалар, хезмәттәшләрең белән матур мөгаләмәдә булсаң. Ә укытучы өчен иң мөһиме - синең фәндәшең кем.Фикерләрең аныкы белән туры киләме? Сиңа таянычмы ул? Авыр минутларыңда сиңа ярдәм кулы сузарга әзерме ? Минем өчен болар барысы да бик мөһим. Ризалашсагыз, барыбыз өчен дә шулайдыр ул. Бөек Ф.М. Достоевскийда бер персонажның:" Һәрбер кешенең таянычы булырга тиеш, һәм кешенең иң аяныч халәте -аның барырга урыны булмау", - дип уфтануы күңелдә калган.
Мин 30 елдан артык коллегам, рус теле укытучысы Батршина Сания Фәрит кызы белән бергә эшләвем белән бәхетле дип саныйм үземне. Мин аны башта укучы буларак беләм. Фәрит абыйлар белән (Фәрит абый Фазылҗанов Саниянең әтисе, мәктәп директоры, тирән белемле шәхес, киң күңелле кеше) күрше булып яшәдек. Чибәр, чая кыз белән бергә су ташыйбыз, киноларга барабыз, концертлар карыйбыз. Минем балалар өчен Сания апа - авторитет . Аның кебек матур итеп җырлыйсы килә кызымның, биисе.
Бию турында аерым сүз. Санияләрнең өендә, ишек катында, трюмо тора. Аның янындагы идәннең буявы Саниянең көзге каршында тыпырдап биюеннән кыршылып беткән иде.
Сәнгать дөньясы коллегам өчен чиксез дәрья, илһам чыганагы. Ул аның белән яши, аңа сәнгать һава кебек кирәк. Ул - сәхнә кешесе. Тамашачылар һәрчак аның чыгышын көтеп алалар. Аның биюе күңелләрне җилкендерә, ниндидер бер әкияти дөньяга илтә. Сине зәвыклы кием, нәзәкатьле хәрәкәтләр үзенә буйсындыра, әсир итә. Ул әле биюче генә түгел, ә режиссёр да, хореограф та. Укучы вакытыннан бирле ул биюләр куя. Сәнгатькә кагылышым булмаса да, Саниянең укучы вакытта куйган биюләрен дә югары бәялим, чөнки ул сәнгатьне тирән аңлый, тоемлый. Ә университетта укыган вакытта "Каз канаты" бию ансамбле солисты булып китү, аның өчен очраклы хәл түгел. Кызы Диләрә дә биюгә гашыйк, бик күп бию бәйгеләренең җиңүчесе дә ул. Бүгенге көндә Казан дәүләт университетының татар журналистикасы факультетында "бишлегә" генә укый.
Кайвакыт матбугатта теге яки бу кешенең бер урында эшләвен зур дәрәҗәгә санап, "аның хезмәт кенәгәсендә бер генә язма бар" дип язалар. Саниянең дә нәкъ шулай. Күлле-Киме урта мәктәбен тәмамлаганнан соң ул Казан дәүләт университетына укырга керә һәм гомер буе үзе тәмамлаган мәктәптә хезмәт итә. Нинди кыска биография! Ләкин нинди бай ул! Минем коллегам һәр эшне җиренә җиткереп эшләргә күнеккән. Мәктәп системасына ниндидер яңалык керә икән, ул тиз арада Саниянең методик арсеналына күчә. Аның һәрбер дәресе - белемгә кызыклы сәяхәт, аның бер дәресе дә икенчесенә ошамаган, һәрберсе "штучный товар".
Укучыларын чиксез ярата ул. Алар өчен барсын эшләргә әзер тора. Төрле-төрле экскурсияләр, табигатькә сәяхәтләр, конкурслар- тагын бик күп чаралар үткәрәул укучылар өчен. Форма өчен үткәрелми бу чаралар, ә балаларның күңелендә калсын өчен, сабак өчен.
Саниянең әнисе, Мәрьям апа, аш-су остасы иде. Сания турында әйтеп тә тормыйм. Сания ризыкның сыйфатына гына түгел, аның бизәлешенә дә игътибарлы. Без кайвакытта аш кашыгы белән "второй"ны ашарга да кимен куймыйбыз, ләкин Сания түгел. Аның өстәлендә һәрчак тиешле прибор, ул иренми, зәвыклы булу - аның натурасында.
Ул менә дигән әни дә. Аның балалары искиткеч тәрбияле, тормышта үз юлларын дөрес сайладылар. Тормыш иптәше Надир белән бүгенге көндә балалары, онытып торам, олы улы Тимурның улы туды, оныклары арасында бәхетле гомер кичерәләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: