Этнэ таны

Күлле Кимедә шигырь бәйрәме

Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме урта мәктәбендә Кукмараның Булатов исемендәге лицееның татар теле укытучысы Зөмәрә Җиһаншина төзегән "Сагына Киме, сагына бөтен илем - сөекле улын - халык җырчысын" китабының презентациясе булып узды. Зөмәрәханым тумышы белән Кименеке, урта мәктәпне дә биредә тәтмамлаган. Китап татар теле һәм әдәбияты укытучылары, студентлар өчен методик...

Реклама

Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме урта мәктәбендә Кукмараның Булатов исемендәге лицееның татар теле укытучысы Зөмәрә Җиһаншина төзегән "Сагына Киме, сагына бөтен илем - сөекле улын - халык җырчысын" китабының презентациясе булып узды. Зөмәрәханым тумышы белән Кименеке, урта мәктәпне дә биредә тәтмамлаган. Китап татар теле һәм әдәбияты укытучылары, студентлар өчен методик кулланма буларак чыгарылган. Ул шагыйрьнең тууына 100 ел тулуга багышлана. Шушы уңайдан Күлле Киме мәктәбенә Арча, Теләче, Кукмара, Балтач мәктәпләреннән татар теле укытучылары да килгән иде. Кунаклар иң башта мәктәпнең Сибгат Хәким музеенда булдылар. Музей җитәкчесе Луиза апа Шәмсиева аларны шагыйрьнең тормышы белән таныштырды, бу яктан чыккан күренекле шәхесләр турында сөйләде. Күңгәр, Күәм мәктәбе укучыларының чыгышлары да бик яратып кабул ителде. Соңыннан укытучылар әлеге китап турынды, Кимедә алган тәэсирләре белән уртаклашты. Мәкаләнең дәвамын газетабыз битләрендә укый аласыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: