Этнэ таны

Комыргуҗада бәһа җитмәс кыйбат хәзрәтне искә алдылар

Татарның бөек улы Шиһабетдин Мәрҗанинең туган көне. Шиһабетдин Мәрҗани - гаять тирән, төпле белемле зат. Ул татар, төрки телләреннән тыш, гарәп, фарсы телләрен камил белә. Күп кенә хезмәтләрен гарәпчә яза.

Шиһабетдин хәзрәт - энциклопедик галим, күпкырлы шәхес. Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, нумизматика, этнография, география, халык иҗаты. Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм.

Шиһабетдин Мәрҗани - барыннан да бигрәк бөек реформатор. Татарның, бөтен ислам дөньясының фикере авыр таш белән богаулар салынган бер заманда ул шәхескә фикер иреге, иҗат хокукы таләп итеп чыга. Татарны торгынлык йокысыннан уятучы, уйлау-фикерләү офыгын арттан алга таба, үткәннән киләчәккә таба борып куючы була ул. Бу - татарның, бөтен мөселман дөньясының рухи хәятендә зур үзгәреш була.

Мәрҗанинең бөек каһарманлыгын үз чорында аңлап та, бәяләп тә бетермәгәннәр. Чөнки ул үзе яшәгән мохиттән, җәмгыятьтән күпкә алда барган, югары күтәрелгән шәхес була. Татар әдәбияты классигы, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Г.Ибраһимов, 1915нче елда Ш. Мәрҗанинең 100 еллык юбилей уңаеннан язылган мәкаләсендә "Мәрҗани - безнең таңыбызның Чулпаныдыр", - дип яза.

Бу бөек шәхеснең туган көнен билгеләп үтү өчен безнең мәктәп зур әзерлек алып барды. Мәктәп күләмендә сыйныф сәгатьләре узды, укучылар Шиһабетдин Мәрҗанинең музеенда эскурсиядә булдылар. Миңа калса, музей җитәкчесе Сәфәров Рубис Идрисович сөйләгән мәгълүматлар укучыларның уй-фикерләрен үстерүгә этәргеч ясый. Үзебезнең мәктәп укучылары төшергән Мәрҗани турындагы фильмны балалар зур игътибар һәм кызыксыну белән карадылар.

Мәктәптә 8-11нчы сыйныф укучылары өчен тагын бер зур чара узды. Кунаклар итеп авылыбыз имам хатибы Хакимуллин Фердинанд Гатаулла улы һәм Хәкимова Сәрия Гыйльметдин кызы чакырылды. Кунакларыбыз балаларга үзләренең вәгазьләрен укыдылар. Билгеле, бу сүзләр балаларга зур тәэсир ясагандыр дип уйлыйм,чөнки без бик катлаулы чорда яшибез: җинаятьчелек, наркомания, эчкечелек кебек чорыбыз авырулары татар авылларына да үтеп керде. Алар ата-ана хакы, намус, дөрес тормыш алып бару кебек төшенчәләрнең әһәмиятенә басым ясадылар.

Реклама

Ш. Мәрҗанинең иҗатын, мирасын өйрәнү буенча эш әле алда да дәвам итәчәк. Февраль аенда республика күләмендә укучыларның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге фәнни-гамәли конференция безнең мәктәптә узачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: