Этнэ таны

Контейнерлар алыначак

Олы Әтнә авылы урамнарыннан 27 контейнерның күпчелеге алынып, берничәсе генә калачак.

Сөенергәме моңа, көенергәме? Белмәссең. "Район үзәге чүп базына әйләнергә тиеш түгел", - ди коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәров. Анысы шулай, тик кушылучыларның урын­нарын алыштырудан сумма үзгәрми. Авыл читләре, су буйлары чүплеккә әйләнмәсме? Полигон үзе ни хәлдә? Сорауларга җитәкче үзе җавап бирә.

- Контейнерлар яхшы нияттән урнаштырылды, максаты - нәкъ менә чүп-чардан арыну иде. Тик халык бу уңайлыкны кабул итмәде. Каты-көнкү­реш кал­дыклары гына салынырга тиешле урыннарга тиресен дә, бакча чүбен дә, киселгән агачын да, иске җиһазларын да чыгарып тутырды. Тик агач-ботак полигонга кертелергә тиеш түгел, алар тапталмый. Махсус чокыр казытып күмдерәбез. Бүген полигондагы чүпнең калынлыгы - 6 метр. Ут капса, сүндереп тә булмый. 36 мең кубометр каты көнкүреш калдыкларына исәпләнгән урын 85 процент тулган. Көн саен урамнардан гына 65 кубометр чүп чыгарыла, әле моңа оешмаларныкы керми. Шунлыктан район башкарма комитеты карары белән полигонның икенче чираты рәсмиләштерелде. Аның әйләнәсе 2,5 гектарга зурайтылды. Өч якка да 8 метр киңлектә 4 рәт нарат агачлары утыртылды. Үсентеләрне Арча питомнигыннан алып кайттык, урман хуҗалыгыннан 15 белгеч килеп, машина белән утырттылар. Аларга Олы Әтнә мәктәбенең VIII "А" сыйныфы укучылары булышты. Бу полосалар киләчәктә чүп таралудан да, янгыннан да саклаячак. Ә авыл читләре, су буйларына килгәндә, монысы халыкның үзеннән тора. Таләпләр дә, контроль дә көчәйтеләчәк. Районда эшләүче административ комиссиясе, авыл җирлеге, участок инспекторлары тарафыннан тәртип бозучыларга кискен чаралар күреләчәк.

- Контейнерлар урынына килгән капчыклар гына безне бу бәладән кот­карырмы? Нинди тәртиптә оештырылачак? Түләү элеккечәме?

Реклама

- Бер ае авыр булыр. Бу эшкә тотынганчы без Балтач, Дөбъяз районнарындагы эш алымнарын өйрәндек. Дөрес, бездә контейнерлар үзәктә, кибетләр янәшәсендә кала әле. Ә халык чүп-чарын капчыкларга тутырып, капка алдына чыгарып куяр. Трактор белән ул капчыклар полигонга илтеп бушатылачак. Капчык нинди материалдан булса да ярый һәм аны хуҗалык үзе сатып ала. Түләү элеккечә: айга бер кешегә 18 сум 40 тиен.

- Киселгән агач, төзелеш калдыклары белән нишләргә?

- Коммуналь хуҗалыкка берничә арба сатып алабыз. Чүп түгәсе кеше коммуналь хуҗалыкка килә, тиешле акчасын түли һәм трактор бирелә. Полигонга илтү 350 сум. Ике хуҗалык бер булып та түгә алачак. Үз техникалары белән полигонга агач-ботак илтүчеләр кубометрына карап түләячәк. Ә капчыклы чүпләрне менгерүчеләрдән акча алынмый. Полигонда 4 оператор тәүлек буе эшли.

- Гамәлгә керү вакыты кайчан?

- Шушы айдан да калмый эшли башлаячак­быз. Ике трактор дүшәм­бе һәм җомга көннәрен­дә капчыклы чүпләрне җыярга чыгачаклар. Башлап карыйк, аннан күз күрер...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: