Этнэ таны

Изге Коръән

Нинди изге китап бит ул - Коръән-кәрим! Күрәм анда күпме тәрбия һәм гыйлем. Укыган саен ул күңелемне нурлый, Бик еш тормыш яме турында уйлыйм. Һәркемне дә ул начар эшләрдән тыя, Изге гамәлләрне алгы планга куя. Күрсәтә ул безгә хак белән батылны, Туры юлдан алып бар син, халкымны. Күрәм анда Пәйгамбәрләр...

Нинди изге китап бит ул - Коръән-кәрим!

Күрәм анда күпме тәрбия һәм гыйлем.

Укыган саен ул күңелемне нурлый,

Бик еш тормыш яме турында уйлыйм.

Һәркемне дә ул начар эшләрдән тыя,

Изге гамәлләрне алгы планга куя.

Күрсәтә ул безгә хак белән батылны,

Туры юлдан алып бар син, халкымны.

Күрәм анда Пәйгамбәрләр язмышын,

Шул заманда яшәүчеләр ялгышын.

Реклама

Күрәм анда хәрам белән хәләлне,

Кем хуҗасы безгә килгән әҗәлнең.

Күрәм анда кемгә килә - сөенеч,

Кемгә килә гүр газабы - көенеч.

Тукта кешем, шул турыда бер уйла,

Дини белем алуны читкә куйма!

Бөек Аллаһ бар гамәлеңне дә күрер,

Изге гамәлең саен савабын бирер.

Изге эштә җан тынычлыгы күрерсең,

Укы, Коръән, соңга калма, әле түгел соң.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: