Этнэ таны

Күз алдымда җылы карашы

Күз алдымда җылы карашы Бер рәхмәт - мең бәладән коткара, диләр безнең татарда. Соң булса да уң булсын, инде бик күп еллар узса да, күңел түремдә йөрткән рәхмәт сүземне мин дә иясенә җиткерим әле. Актанышта яшәгән вакыт. Туган яклардан телеграмма килеп төште. Ике туган сеңлем кияүгә чыга икән, туйга чакырган....

Күз алдымда җылы карашы

Бер рәхмәт - мең бәладән коткара, диләр безнең татарда. Соң булса да уң булсын, инде бик күп еллар узса да, күңел түремдә йөрткән рәхмәт сүземне мин дә иясенә җиткерим әле.

Актанышта яшәгән вакыт. Туган яклардан телеграмма килеп төште. Ике туган сеңлем кияүгә чыга икән, туйга чакырган. Ара бик ерак булса да, кулымда берсенә ике яшь, икенчесе әле өч айлык кына бала булса да, яшь чак, җүләр чак, күңел җилкенеп куйды. Җитмәсә, ир дигәнем дә," анда нәрсә калган инде" кебегрәк сүзләр сөйли. Ә кайтасы килә, бик килә... Туй инде ул сәбәп кенә, әле бит авылда әтием белән әнием бар, туганнар шунда. Туган авыл искә төшкән саен, күзләргә яшь тулган еллар бу. Сагынулар ничек авыр икәнне үзе туган җирдән читтә яшәүчеләр генә белә булыр...

Реклама

Ничек итсәм- иттем, көйләп-чөйләп тәки үземнекенә ирештем. Икенче көнне иртәнге алтыда без Актаныш- Казан автобусының пассажирлары идек инде. Юлда ике яшь бала, өченчесенә мыр-мыр килеп торган "сакаллы сабый" белән күргәннәрем турында язып тормыйм. Кем әйтмешли, үзем теләп алган йөк. Мең балә белән Казанга килеп җиттек. Бу вакытта сәгать көндезге икеләр тирәсе булгандыр. Компрессорныйга төшеп җиткәнче, байтак вакыт узды. Җилле көн, буран чыгарга чамалый. Ул чакта памперсның ни икәнен дә белмибез, юрганга төрелгән бала астында бер кат пеленка, эчендә клеенка. Улым кечкенәдән сабыр инде, еламады, түзде. Шул заводның проходноена кереп тәрәзә төбенә җәеп салдым. Имездем, асларын алыштырдым. Әтнә ягына машина бөтенләй юк диярлек. Караңгы төште. Инде өмет өзелде дигәндә, бер автобус килеп туктады. Бәрәзәгә кайта икән. Укучы балаларны ДРКБга алып килгәннәр. Безнең авылга чаклы ара ераграк шул. Шунда бер апа, "әйдәгез, утырыгыз, безгә хәтле булса да кайтыйк, аннары күз күрер", - диде. Бәрәзәгә кайтып җиткәнче апабыз безне үзләренә кайтып йоклап, иртән генә китәргә күндереп бетергән иде инде. Аның исеме Илүзә булып, шушы авылда ире, кайнанасы, ике кызы белән авыл читендә гомер кичерәләр икән. Гаиләдәгеләрнең шулай бишәүләп кайтып керүебезгә ник берсенең исе китсен. Күрәмсең, безгә охшаш "кунаклар" биредә еш булган. Үз өебездәге кебек каршы алдылар, ашаттылар, эчерттеләр, өйнең түренә урын җәйделәр. Сабыйларымны йоклаткач та әле кызлары белән ярты төнгәчә сөйләшеп утырдык...

Икенче көн иртәнге сәгать җидедә без инде туган авылда идек. Бусы да әлеге дә баягы Илүзә апа тырышлыгы белән. Әлеге изге күңелле апаның яхшылыгын тормышта мин бик еш искә алдым. Ул чакта нәни булган балаларым хәзер инде җиткән егетләр- кызлар. Ике дистә ел узса да, ул йорт эчендә хөкем сөргән җылылык, кече күңеллелек әле дә исемдә. Тик ул йортта Илүзә апа Дәминова бүген ялгызы гына гомер кичерә. Кайнанасы да, ире дә, кызганычка каршы вафат инде. Юанычы - нәни оныгы. Улы, кызлары бу йортта бик еш кунак. Олы җанлы әлеге апа алдында башымны иям. Игелеге үзенә мең мәртәбә изгелек булып кайтсын иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: