Этнэ таны

Әле дә беренчелекне бирми

Чын мәгънәдә шәхес дип олылауга лаеклар сирәк. Мансур Габделхәй улы Сафин әнә шул сирәкләрнең берсе. Аның бөтен тормыш юлы спорт, башлыча чаңгы ярышы белән бәйләнгән. Әле 1978 елны ук Олы Әтнәнең Г.Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы укытучысы республиканың чаңгы ярышы беренчелегендә VIII урын яулый. Спорт остасына кандидат нормативын үти. Осталыгы...

Чын мәгънәдә шәхес дип олылауга лаеклар сирәк. Мансур Габделхәй улы Сафин әнә шул сирәкләрнең берсе.

Аның бөтен тормыш юлы спорт, башлыча чаңгы ярышы белән бәйләнгән. Әле 1978 елны ук Олы Әтнәнең Г.Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы укытучысы республиканың чаңгы ярышы беренчелегендә VIII урын яулый. Спорт остасына кандидат нормативын үти. Осталыгы тренер буларак та ачыла. 1980 елны ул әзерләгән команда Бөтенроссия чаңгы ярышында IX урын ала. Өч елдан соң аның шәкертләре Россия беренчелеген­дә чем­пион исемен яу­лыйлар. Ул бүген дә команда составында чыгыш ясаган Шамил һәм Камил Сираҗиевләр, Илдар Хәнәфиев, Марсель Бәйрәмов, Фәнил Гарәфиев, Радик Бәйрә­мов, Айрат Ситдиков белән горурлана. Хәтта бу егетләр Татарстанның яшьләр җыелмасына кертеләләр.

Мансур Сафин 60 яшен тутырып килсә дә, районның "Россия чаңгы юлы" бәйгесендә ел саен I урын яулый. Ул туплаган техникум командасы да "Буревестник" җәмгыятенең 10 спорт төрен эченә алган бәйгеләрендә ел саен I-II урыннарны ала.

Реклама

Уңышларын искә алып, 1998 елны ТРның фи­зик культура отличнигы исемен бирәләр. 2002 ел­ны Чис­тайда узган "Урта-махсус уку йортының иң ях­­шы укытучысы" бәйге­сен­дә III урынга лаек була. ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов кулыннан истәлек бүләге ала. 2005 елны "Казанның меңьеллыгы" медале бе­лән бүләклә­нә. 2007 ел­ны "Татарстанның атка­занган физкуль­тура укы­тучысы" исеменә, 2008 елны ТР яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгының Рәхмәт хатына лаек була.

Гаилә бәхете дә түгәрәк аның. Больницада эшләп, пенсия ялына чыккан тормыш иптәше Таһирә апаны, кызы, теш табибы Гөлнара һәм улы, контроль-ревизия палатасы рәисе Ринас Сафинны белмәүчеләр сирәк. Районыбыз зур түгел.

- Тормышымнан канә­гать. Кая гына барсам да Әтнәбезне танытырга тырышам, - ди үзе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: