Этнэ таны

Өлкәннәр бәйрәм итте

"Без бу көнне көтеп алабыз", - диләр Әтнә дәүләт драма театрында узган бәйрәм кичәсенә килгән өлкәннәр. Исәнме кордаш, әйбәт кенә килеп җиттеңме? Нихәл хезмәттәш? Кәефләрең ничек? Аллага шөкер, быел да күрешергә насыйп булган икән... Әйе, гомер көзенә җитә алып, балалар һәм оныклар бәхетенә куанып яши алу да бәхет бит. Әнә...

"Без бу көнне көтеп алабыз", - диләр Әтнә дәүләт драма театрында узган бәйрәм кичәсенә килгән өлкәннәр.

  • Исәнме кордаш, әйбәт кенә килеп җиттеңме?
  • Нихәл хезмәттәш? Кәефләрең ничек?
  • Аллага шөкер, быел да күрешергә насыйп булган икән...

Әйе, гомер көзенә җитә алып, балалар һәм оныклар бәхетенә куанып яши алу да бәхет бит. Әнә нинди сөйкемлеләр алар - чәчләренә чал кунса да, йөзгә еллар буразналар салса да. Ә ул көннәрне күрә алмаучылар да байтак. Түбән Шашы авылыннан килгән Мәхмүт абый Хәкимҗанов белән Олы Әтнәдән Кәрам абый Хисмәтуллин да: "Олыгайганыбызга куанып, арабыздан киткән кордашларны барлап утырабыз әле", - диделәр. Ә Шәкәнәч авылыннан килгән Рәфкать абый Әхмәдуллин:

  • Клубны карарга, дип килмәдем. Бергә эшләгән иптәшләрне, дусларны күреп булмасы, дидем. "Бер очрашу бер гомер", ди торганнар иде. Хак икән.Елда киләм бәйрәмгә, сәламәт булганда өйдә утырмаска әле исәп, - диде.

Реклама

Кече Әтнәдән Солтангали абый Нәгыймов:

  • Узган ел килмәгән идем. Бергә эшләгән хезмәттәшләремне күрәсем килде, - диде.

Олы Әтнә авылында яшәгән Рәмлә апа Гарипова:

  • Рәхәтләнеп ял итеп, башны җилләтеп кайтабыз. Күңелле бит. Аякта йөреп торганда, бирегә килеп концерт карап кайтуы да күңелгә рәхәтлек бирә.

Сүзгә Флера апа Фазылҗанова кушылды: "Кибеткә ипи алырга да чыкмыйбыз бит хәзер. Балалар алып кайты. Тагын кайчан күрешәбез дә, шушылай рәхәтләнеп сөйләшеп утырабыз", - диде.

Көн болытлы, карлы яңгырлы булса да, өлкәнәребезнең күңелләре күтәренке, йөзләре шат. Бәйрәм концертында өлкәннәребнең генә чыгыш ясавы да ямь өстенә ямь булды. Шулай итеп, "Балкыш" фестив

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: