Этнэ таны

Максимка

Өйдәгеләрнең : - Чистый шуны имезлек урынына күрәсең, - диюләреннән качып, урамда рәхәтләнеп төтенгә чумып гәҗит караштырып утыра идем, - Нихәл күрше, - дип эндәштеләр.Күтәрелеп карасам, күрше йортта яшәүче Хәсәнша карт икән. Матур гына кыска сакал- мыек калдырып, башта генералларныкына охшаган кырпу бүрек һәм өстенә яңа булмаса да ыспай- пөхтә...

Өйдәгеләрнең : - Чистый шуны имезлек урынына күрәсең, - диюләреннән качып, урамда рәхәтләнеп төтенгә чумып гәҗит караштырып утыра идем, - Нихәл күрше, - дип эндәштеләр.Күтәрелеп карасам, күрше йортта яшәүче Хәсәнша карт икән. Матур гына кыска сакал- мыек калдырып, башта генералларныкына охшаган кырпу бүрек һәм өстенә яңа булмаса да ыспай- пөхтә кием кигән, олы яшьтә булуына карамастан,"егетләрски" буй-сыны сакланган кешегә карт дип тә, бабай дип тә эндәшергә тел әйләнми, - Хәсәнша абый, - дип эндәшәм. Сүзгә тапкыр,жор күңелле, маәзәкчән карт әңгәмә җебен тиз таба, аның белән сөйләшеп утыруы үзе бер дөнья. Уртак сүз тиз табыла, шуңамы карт миңа күбрәк тартыла. Сизеп торам, бу юлы да әңгәмәдәш эзләп килгәне күренеп тора. Мин әлегә активлык күрсәтмим, авызны читкә очлайтыбрак пуфылдата бирәм, карт үзе башлаганны көтәм. Картның түземе озакка җитмәде, минем авыз- колак борыннан бөркелгән төтенгә йөзен җыерып әйтеп куйды:

-Ние бардыр инде шуның, акча түләп, төтен ашап утыр инде! (Ишеткәнемчә, үзе хәмер, тәмәке белән чуалмаган, шулай да сугышка киткәндә кеше рәтеннән бер йотым әче бал капкан булган, аны да төкереп ташлаган).

Читкә караган килеш кенә әйтеп куйдым:

-Симертә диләр, әнә мин, кара да минем хатынны кара. Тартмагач - орчык та орчык, ул да орчык.

-Хы, олыгайган көнендә Галимә апаң түгәрәкләнә башлады, әллә миннән качып пошкырта башлады инде!

Олы кешедән уңайсызланып, төпчекне сүндереп куйдым, ә карт төп сүзгә кереп китә алмыйча азаплана. Мин утырган эскәмиягә артын җайлый- җайлый тагын сүз башлады:

-Картайдым, гупчим фамыт калмады (калмас хәтер- память картта!), нинди гәҗит алдырасын әле, ниләр язалар?

-Менә Путин Кытайга киткән.

-Кытайга диген, ә Аюпеф Һиндстанга җыенмый микән?

Реклама

-Ансы кем тагын, Миннехановны, Медведевны, Путинны беләм, ә Аюпефне белмим.

-белмисең шул, авыл мокыты син! (Ә үзе карт шайтан, күрше авылдан гына!) Наданлык көчле синдә! Медведевны әйтәм инде. Белемле, төп фикерле, сүзләре аңлаешлы. Әзрәк кыяфәте белән татарга да тартым, әллә татар каны да бар инде. Шул үз итеп хөрмәт йөзеннән үземчә Аюпеф дим инде.Нәрсәсе аңлашылмый,медведь - аю, Медведев - Аюпеф! Чәйләрнең бер дә рәте калмады, гел чүбек кенә. Һиндстаннан әйбәтрәк чәй кайтартмас микән, элек һинд чәенә халыкның ушы китә иде. Бирсеннәр, саранланмасыннар, вакытында илебез Һиндстанга күп бирде инде. Сөйлиләр иде, имеш Брежнев ил җитәкчесе булганда, Һиндстанга баргач, әбәткә туктаган. Ашагач - эчкәч, брежнев чәйгә рәхмәт әйтеп кузгала башлаган. Шунда әйтәләр икән:

  • Иптәш Брежнев, нигә чәйгә генә рәхмәт, өстәлдә бүтән нигъмәтләр күп, менә ит, колбаса, кыяр, кәбестә!
  • Хы, алар барысы да бездән китерелгән, чәй генә аларныкы.

Хәсәнша карт бермәлгә тынып калды. Ерактан сизелмәгән икән, якын утыргач күренә, кыяфәте үзгәргән бүген. Күзләренең мае кимегән шикелле,авыз кырыйлары салынган. Аптырап сорадым:

-Берәр нәрсә булдымы әллә, кәефен юк?

-Әй, булды ла, Галимә апаң китте әле, ике көн була инде.

"Ә"гә"җә" дип, чүкердәшеп яшәгән картның хәбәре баш миенә сыя алмыйча торды. Минем ябырга онытылган авызны күреп, дәвам итте:

-Әллә ни уйлама тагын, төпчек улыбыз Мәгъсүмнәргә генә китте, хәл белергә. Ул бит марҗа кызына өйләнгән иде, торуларының рәте юк. Килен баланы алып, әниләренә китеп барган. Ә малай безгә кайтырга хурланып йөри. Башта ук шулай булып бетәр дигән идем аны.

-Ә нигә ризалык бирдегез соң?

-Әй, хәзер ризалык сорап торалар мыни соң! Җитәкләшәләр дә кайталар,"лубуф", имеш. Кочаклашканда марҗа да ярый, мари да ярый, бар да җаный. Артын- алдын уйламыйча өйләнешәләр дә, тора- бара мөгезе чыга. Малаебыз өй тавыгы булып үсте,бөтен белгәне - китап- телевизор. Унны әйбәт кенә бетерде, институтка керде. Соңгы елын укыганда иптәше туган көнгә чакырды.Әзрәк шампан авыз иткәннәр ахыры, йокларга калам , дип шалтыратты.Хәмер исе белән өйгә кайтырга уңайсызлангандыр инде.Йоклаганда мендәре бер марҗа кызы белән бергә туры килгән. Мендәрме, әллә бүтән нәрсәләре туры килгәнме, иртән җитәкләшеп кайтып керделәр. Бер әби әйтте ди бит: - И-и, безнең кыз кияү күргәнмени, -дип.Безнең малай да шулар шикелле, кызлар күргәне бар мени! Шул бер йоклап караган да, теге кузаклы җимеш марҗа кызында гына икән, бүтән кызларда юк икән,- дип уйлаган ахыры. Күзе тонган - өйләнәм, - ди.Марҗа кызының да тәмам ташы кызган, сагыз булып ябышкан:

-Мин Максимканы (малайның исемен үзенчә әйләндереп куйган) лублу, у нас лубуф,- ди. Мин татарча да өйрәнәм, исянмесез, - ди. Бик "исәнмесез"гә ошамаса да, ризалаштык инде.Туйны ресторанда оештырдык. Мөгез шунда чыга башлады инде. Биюне урысныкын да, татарныкын да мәтәштереп була.Ә урысча җырны - без, урыслар татарныкын белми. Шулай да, урыслар җырлаганда әзрәк рәвешен китереп, мөгрәп утырдык. Татарча җырлый башлагач, урыслар каш җыерып өстәл яныннан кузгала башладылар. Көч- хәл белән туйны башкарып чыктык. Тиз генә яшьләргә фатир алып бирдек. Аралашу- аңлашу читен булгач, яшьләр сирәк килделәр. Мин үзем әзрәк урысча ермачлыйм, ә Галимә апаңның бөтен белгәне "драстуй", да, "дәсвидәнҗә". Бер килделәр, килен "исянмесез"не оныткан, муенында алтын чылбыр, алтын "тавык тәпие". Икенче килгәндә килен авырлы иде, чәйләр эчкәч, татарча концерт карый башладык. Килен телевизорны шартлатып сүндереп куймасынмы, имеш, туачак балага ярамый. Бала туды, гадәт буенча төп йортка алып кайттык. Мулла чакырып Кәрим исеме куштырдык. Ә бездән киткәч, чиркәүгә барып баланы суга чумдырып, Кирилл исеме белән чукындырып кайтканнар. Башта ук шулай булган икән, без белмичә дә калдык. Мулла чакырып, Таисияне Тәслимә дип никах укыттык, ә икенче көнне болар чиркәүгә барып тәре үбеп кайтканнар. Бер шулай хәл белергә бардык. Кердек, чишендек, утырдык. Әзрәк хәл алгач, күз төште, түрдәге почмакта кәртинкәләр куелган, шәмнәре пыскып утыра. Боларны күргәч, Галимә апаң сүндерелмәгән үтүкне сәбәп итеп, чәй дә эчертмичә, алып чыгып китте. Әнисе Мәгъсүмне булдыра алганча үзебезнең диндә тәрбияләргә тырышты. Намаз укымаса да, гаеткә мәчеткә бергә йөрдек. Бер акыл иясе әйткән, имеш, бер өйгә ике хатын-кыз сыя ала, ә ике дин юк. Берең кул күтәреп төртенеп, икенчең күтәрелгән кул белән дога кылып яшәп булмый. Килен болай үзе тормаслык кеше түгел, белемле, өйдә чисталыкны тота, кәстрүл янында басып торырга иренми. Әмма да инде өйдә дин аерылдымы - карават аерыла, карават аерылдымы - тормыш аерыла.

  • Әй, балалар балалар, - дип Хәсәнша карт өенә кузгалды. Гаепкә алма инде,күбрәк сөйләдем, сиңа сүз сеңә.

Ә миңа картлар да, Таисия - Тәслимә белән Мәгъсүм -максим да түгел, бәләкәй Кәрим - Кирилл кызганыч булды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: