Этнэ таны

Мәчкәрә халкы Илгизгә рәхмәтле

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) үзенең бер хәдисендә: "Аллаһы Тәгалә өчен хәтта кош оясы кадәр генә мәчет төзеткән кешене дә Аллаһы Тәгалә җәннәтле итәр", - дигән.

Реклама

Шулай ук, "Мәчет - Аллаһыга гыйбадәт өчен кулланылган дәвердә, аны торгызган кешеләргә өзлексез рәвештә саваб килеп торачак", - дигән сүзләр дә бар. Болар - мәчет-мәдрәсәләрне төзекләндерүдә үз өлешләрен керткән кешеләргә дә кагыладыр. Чөнки төзекләндерү - ул мәчеткә яңа тормыш бирү дигән сүз. Безнең Кукмара районында да берничә тарихи иман йорты бар. Шуларның иң борынгысы - Мәчкәрә авылындагы данлыклы Үтәмешевлар нәселе 1791 елда торгызган Беренче Җәмигъ мәчете. Хәзерге вакытта ул дәүләт программалары һәм изге күңелле кешеләр хисабына төзекләндерелеп килә: аңа манара куелды, түбәсе ябылды, нигезләре ныгытылды, тышкы яктан койма белән әйләндереп алынды. Ә беркөнне авылыбызга Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылыннан хәләл җефете белән бергә Ленин исемендәге племзавод директоры Илгиз Хәйруллин килгән иде. Күптән түгел Президентыбыз Рөстәм Миннеханов аларның авылларындагы тарихи мәчетне төзекләндерүгә фатыйхасын биргән һәм аның Мәчәкәрәгә сәфәре шул сөенечтән икән. Аллаһ ризалыгы өчен дип, Илгиз Хәйруллин Мәчкәрәдәге Беренче Җәмигъ мәчетенә үз исеменнән, Илгиз Вильдан улыннан, Илнар Наил улыннан, Айдар Ансар улыннан, Илфат Шәфигулла улыннан матди ярдәм китерде. Югыйсә, Түбән Бәрәскә мәчетендә үзләре дә ремонт башкарып яталар: 1769 елда салынган бу иман йорты моңарчы клуб булып торган. Авылда яңа клуб төзелгәч, ул мәхәлләгә кире кайтарылган. Аның төзелеш формасы Мәчкәрә мәчетенә охшаш икән. Без мәхәлләбез исеменнән әлеге кешеләргә ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Һәммәсенә дә иман байлыгы, сәламәтлек, гаилә бәхете, озын гомер, эшләрендә зур уңышлар теләп калабыз. Тарихи мәчетне торгызуда ярдәм иткән өчен Аллаһы Тәгалә аларны рәхмәтеннән ташламасын, изге юлда малларын сарыф иткән өчен аларны бүләкләсә иде!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: