Этнэ таны

Меценатлык ник онытылды

Тарихка күз салсак,18,19 һәм 20 нче гасыр башларында Рәсәйдә меценатлык киң таралган булган.Меценат-әдәбият,мәгърифәт,мәдәният,медицина, җитештерү өлкәсенә һөнәрчеләр әзерләү,гомумән әйткәндә,халыкны агарту эшенә материаль ярдәм күрсәтүче бай кеше.Менә аларның кайберләре: Савва Морозов сәнгать театрына нигез салу өчен зур суммалар сарыф иткән. А.П.Бахрушев(1853-1904) 1901 елда үзенең сәнгать әсәрләреннән торган искиткеч бай коллекциясен тарих музеена...

Тарихка күз салсак,18,19 һәм 20 нче гасыр башларында Рәсәйдә меценатлык киң таралган булган.Меценат-әдәбият,мәгърифәт,мәдәният,медицина, җитештерү өлкәсенә һөнәрчеләр әзерләү,гомумән әйткәндә,халыкны агарту эшенә материаль ярдәм күрсәтүче бай кеше.Менә аларның кайберләре:

Савва Морозов сәнгать театрына нигез салу өчен зур суммалар сарыф иткән.

А.П.Бахрушев(1853-1904) 1901 елда үзенең сәнгать әсәрләреннән торган искиткеч бай коллекциясен тарих музеена бүләк итә.

П..Шелапутин акчаларына гинекология институты ,ирләр гимназиясе,3 һөнәр училищесы,хатын-кыз укытучылар гимназиясе,картлар йорты төзелә.

Е.И.Мамонтовның материаль ярдәме белән күп кенә ярлы рус рәссамнары иҗат итү мөмкинлеге алганнар,дөньяга танылганнар.

П.М.Третьяков күренекле рәссамнарның картиналарын сатып алып,аларны пропагандалау өчен,дөньякүләм данлыклы Третьяков галереясенә нигез салган.

Мондый мисаллар бик күп һәм аларны татар тарихыннан да китерергә мөмкин.Татар халкын агарту өчен янып-көеп йөргән бик күп татар зыялыларын ишетеп беләбез.Мин,еракка китмиче,үзебезнең авылдан чыккан байлар турында гына берничә мисал китерәм.(Мәгълүматлар "Олы Мәңгәр авылы тарихы"дигән китаптан китерелә.Авторлары:Марсель Әхмәтҗанов һәм Вильдан Мәхмүт).

Реклама

Троицк шәһәренә килеп төпләнгән Әхмәт бай Бакиров 2 мең сум(ул вакытта бу акчаның нинди зур сумма икәнлеген укучы чамалыйдыр)акча түләп 1871 елда атаклы татар шагыйре Мифтахетдин Акмулланы төрмәдән чыгарып изге эш эшли.

Гатаулла Сәлимҗанов авылның юмарт байларының берсе була. Авылны әйләндереп алган киртәне, басу капкасын, күперләрне,кое-чишмәләрне, зират әйләнәсен, мәчет-мәдрәсә биналарын, каравыл йортын төзек хәлдә тотарга ярдәм итә. Мәчет-мәдрәсәләрне җылыту өчен ягулык биреп торган. Мәкәрҗә ярминкәсеннән кайткач авылның һәр кешесенә бүләкләр өләшә торган була.

Кәсәбәче Әхмәтвәли Мәңгәр һәм аның кызы Сафия ханым Имре татар мәдәниятын үстерүгә, Төркиядә яшәгән татар әдипләренең әсәрләрен барлау, дөньяга танытуга зур өлеш кертәләр.

Без хәзер дә теге яки бу чараны үткәрү, балалар, картлар йортларына,инвалидларга матди ярдәм күрсәтүче спонсорлар турында ишетеп торабыз. Ләкин болар революциягә кадәрге чор белән чагыштырганда бик кечкенә. Хәзер Рәсәйдә миллиардерлар яңгырдан соң чыккан гөмбәләр шикелле үсеп торалар. Алар халыкны талап җыйган капиталларын чит ил банкларына урнаштыралар, утраулар, зиннәтле яхталар, мәһабәт сарайлар,футбол клублары сатып алалар. Бу акчаларның бер өлешен генә дә, хәерчелек дәрәҗәсенә төшкән гади халык өчен тотсалар - намуслары бераз чистарыр иде. Бакый дөньяга аларның да күчәсе бар, байлык белән аннан калып булмый.

Дөрестән дә, җәмгыятьтә изгелек, шәфкатьлелек кимүгә бара шикелле.Балалары исән булып та, картлар йортларында үзенең туган нигезен, миһербансыз балаларын сагынып яшәүче әби-бабайлар саны арта бара. Фәлән җирдә картлар йорты ачылды, дигән күтәренке рухлы хәбәрләрне укыйсың да, шатлану урынына утырып елыйсы килә башлый.

Иясез этләр күбәйде,тавык, казларны тотып ашыйлар, хәтта зуррак хайваннарга да ябышалар. Бер елны Олы Мәңгәрдә арканда торган бер бозауны да ботарладылар. Кешеләргә һөҗүм итү очраклары турында ишеткәләп торабыз. Соң, җәмәгать, моңа без үзебез гаепле түгелме? Этне яратып асрыйбыз, туйгач куып чыгарабыз. Бу чын шәфкатьсезлек үрнәге бит. Йорт эте, үзенең ерак бабалары бүреләр шикелле, табигатьтә кеше ярдәменнән башка яшәргә күнекмәгән. Тамагын туйдыру өчен ул каз, тавыкларга һөҗүм итәргә мәҗбүрдер, шулай итеп ул кешеләрдән үч аладыр, дип уйлыйм мин. Этен куып чыгарган хуҗаның үзен административ җаваплылыкка тартырга кирәктер, бәлки.

Адәм баласы күңеленә Аллаһы Тәгалә тарафыннан салынган сафлыкны, әхлакый ныклыкны ничек саклап калырга соң?... Монда бердәнбер юл булып Ислам дине, шәригать кушканча яшәү, шуңа кече яшьтән үк сабыйларны күнектерү тора. Бу эштә төп рольне гайлә уйнарга тиештер. Ә ясле, бакча, мәктәп, бөтен җәмәгатьчелек аңа ярдәм итәргә тиеш.

Минем уйлавымча, башка юл юк.

Миһербанлырак, шәфкатьлерәк, игелеклерәк булырга тырышыйк! Шәфкатьсезлектән ерткычлыкка бер генә адым. Кеше булып калыйк!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: