Этнэ таны

МӘҢГӘР ГРЕНАДЕРЫ

Борынгылар берәр кеше турында фикер йөрткәндә аның нәселенә күз сал­ганнар. Авылда затлы нәселләр дә, яманаты чыккан нә­селләр дә булган. Олы Мәңгәр авылындагы "Са­­­дыйкныкылар" ихтирамга лаек, затлы нәсел саналып килгән. Бу нәселнең бер буыны Садыйк бабайның Сабир, Шакир исемле уллары булган. Сабир авылның бер чибәре Мәфтугага өйләнгән, аларның бер-бер артлы алты...

Борынгылар берәр кеше турында фикер йөрткәндә аның нәселенә күз сал­ганнар.

Авылда затлы нәселләр дә, яманаты чыккан нә­селләр дә булган. Олы Мәңгәр авылындагы "Са­­­дыйкныкылар" ихтирамга лаек, затлы нәсел саналып килгән. Бу нәселнең бер буыны Садыйк бабайның Сабир, Шакир исемле уллары булган. Сабир авылның бер чибәре Мәфтугага өйләнгән, аларның бер-бер артлы алты баласы туган. Матур гына яшәгәндә, Сабир авырып үлеп китә. Читтә приказчик булып эшләп йөргән Шакир, авылга кайтып, 6 баланы ятим итмәс өчен, җиңгәсенә өйләнә. Ул ат йөрәкле, изге кеше булгандыр күрәсең. Бу никахтан тагын алты бала, шул исәптән бу язма авторының әтисе Гариф та дөньяга килә. Шулай итеп Мәфтуга әби 12 бала анасы була. Сабир белән Мәфтуга никахыннан туган Закир белән Сафаны хәзерге буын да яхшы хәтерли. Бу язмам Олы Мәңгәрнең иң мөхтәрәм кешеләренең берсе Закир бабай, авыл халкы телендә "Садыйк Закире" турында.

Закир бабай Садыков 1892 елда урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Ул кечкенәдән хез­мәт яратып үсә, бу аңа тормышта күп кыен­лыкларны җиңәргә яр­дәм итә. Аны 1914 елда Беренче Бөтендөнья сугышына алалар. Чибәр, озын гәүдәле Закирны кавалериягә драгун полкына билгелиләр. "Безнең атларыбыз да таза, өйрәтелгән, бер үк төстә, сугышта иң хәтәре сөңгеләр (пика) белән сугышу иде", - дип сөйләгәне хәтердә калган. Бер сугышта Закир үзенең авылдашы Мостафин Мәликнең аты үлгәч, аны сугыш кырыннан алып чыгып, үлемнән коткара. Унтер-офицер Закир куркуны белми, батырларча сугыша. Берничә "Георгий тәресе" ордены белән бүләкләнә. Октябрь революциясеннән соң Закир бабай Садыков гражданнар сугышына китә. Себердә Колчакка каршы, көньякта Деникинга каршы, Польшада поляк паннарына каршы сугышларда катнаша,

1922 елда Закир Садыков демобилизацияләнә.Азрак Урта Азия якларында сәүдә белән шө­гыльләнә, ләкин ту­ган җир аны кабат үзенә тарта һәм ул крестьян хезмәтенә җигелә. Сугышчан дусты Мостафин Мәликнең сең­лесе Нәгыймәгә өйләнә. Аларның 5 балалары булып, өчесе Бөек Ватан сугышында катнаша. Уллары Равил үлеп кала, Зариф белән Наҗия исән-сау әйләнеп кайталар. Бүгенге көндә 85 яшькә җитеп килүче кызлары Асия гына исән, ул улы, килене тәрбиясендә гомер кичерә.

Реклама

50нче еллар тирәсендә Закир бабайның хатыны Нәгыймә дә каты авырудан вафат була. Онык­ларын үстерешү, өй хуҗалыгын алып бару өчен ул Бәрәскә авылыннан хатынлыкка Әшрәф апаны алып кайта. Бөтен кеше белән елмаеп кына сөйләшүче, ачык йөзле, тәмле телле, эшчән, булдыклы хатынны бөтен Мәңгәр халкы яратты.

Закир бабай эшсез тора алмый иде. Ул оста бакчачы буларак, колхозның җиләк-җимеш бакчасына нигез салды, озак еллар аны гөл-бакча итеп карап тотты. Колхозда бөтен эш­ләр ат белән башка­­рыл­ганлыктан, аның янына сбруя ясату, төзәтү өчен яшьләр дә, олылар да килә. Үзе эшләгән, ялтырап торган җиз тәңкәләр, кыңгыраулар, шөлдерләр, чуклар белән бизәлгән сбруйлары белән дан казанды. Ул вакытларда ат җиккән малайлар, яшьләр хәзер үзләре 80 яшьне узсалар да, Закир бабайның ул вакытлардагы хезмәтләрен сагынып искә алалар.

Закир бабай ялагайлануны белми, туры сүзле, аракы эчү, тәмәке тартуны күрә алмый. Урамда тәмәке тартучы берәр үсмерне күрсә, аның авызына сугарга да күп сорамый. Яшьләр аннан шүрлиләр дә, хөрмәт тә итәләр иде. Халык аны ярата, киңәшкә килә.Ул чын мәгънәсендә авылның аксакалы булган икән. Матур гына яшәп ятканда, улы белән килене арасында низаг чыгып, улы өйне ташлап чыгып китә, икенче нигез кора.Закир бабай киленен һәм 5 оныгын үз янына калдыра. Ул килене, җәмәгате Әшрәф белән оныкларны үстерү, кеше итү өчен бөтен көчен куя. Авыр заманнарда да оныкларын ач итми, хезмәт сөючән, кешелекле, намуслы итеп тәрбияләүгә күп көч куя.

Закир бабай инде күп­тән гүр иясе. Ләкин аның киндер алъяпкыч япкан озын гәүдәсе, ак эшләпә астында елмаеп торучы йөзе күз алдыннан китми. Сугыш гренадеры тыныч тормышта да, эчке дөньясы белән дә гренадер булган икән. Ул балалары, оныклары өчен генә түгел, Мәңгәр өчен дә изге җан булып калды.

Язманы тулырак итеп www.atnya-rt.ru сайтында укый аласыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: