Этнэ таны

Мәңгәрнең Байбек Закиры

Ник елыйсың, Закир абый? Тарих тәгәрмәче тиз әйләнә. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына да күп калмады. Тик бу җиңүне алып килгән сугыш ветераннары гына арабыздан китеп бетеп баралар, тыл ветераннарының да саны кими. Кызганыч билгеле. Минем күз алдыннан 1965 елның 9 мае китми.Бу көнне совет халкы,шул исәптән безнең авыл да җиңүнең...

Реклама

Ник елыйсың, Закир абый?
Тарих тәгәрмәче тиз әйләнә. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына да күп калмады. Тик бу җиңүне алып килгән сугыш ветераннары гына арабыздан китеп бетеп баралар, тыл ветераннарының да саны кими. Кызганыч билгеле.
Минем күз алдыннан 1965 елның 9 мае китми.Бу көнне совет халкы,шул исәптән безнең авыл да җиңүнең 20 еллыгын беренче тапкыр ял көне итеп билгеләп үтте. Гадәттәгечә фронтовикларны клубка җыйныйлар. Ул вакытта алар күп, эш яшендәге ирләр. Бәйрәм көнне аларга хөрмәт зур, котлаулар яңгырый, концерт-тамашалар күрсәтелә. Бай өстәл әзерләнә, сугыштагы наркомның 100 гр.ын онытып бетермәсеннәр диптер, өстәлләргә хәмер куела. Сугышта үлеп калганнар хөрмәтенә бер минут тынлык игълан ителә, берничә урыс веногы куела... Ә авыл гөрли, көчле динамиктан музыка агыла. Күңелләр күтәренке, һәркемдә горурлык хисе, йөзләрдә шатлык. Тик сугыш ятимнәренә, ирләрен югалткан тол хатыннарга, балалары сугыш кырында ятып калган аналарга, әби-бабайларга бу көн бәйрәм түгел, ә аз-маз гына сызлаулары тоныклана башлаган йөрәк яраларының, ачы хәсрәтнең кабат яңаруы көне. 20 ел вакыт узса да, тол хатыннар ирләрен, ятим балалар әтиләрен көтеп, күңел түрендәге яшерен өмет белән, Арча, Әтнә юлларына күз салгалыйлар иде әле.
Мин шул көнне, үзем белән бер класста укыган сабакташ Фәритне бәйрәмгә чакыру уе белән аларга кердем. Веранда ишеген ачып эчкә үттем .Өстәл артында күңелсез генә Фәритнең әтисе Закир абый утыра. Аның белән исәнләштем, гаҗәпләнеп : "Закир абый, син нишләп бәйрәмгә менмәдең?"- дип сорадым. Мин аның фронтовик икәнен белә идем. Ул сугышта яраланып әсир төшә, яманаты чыккан Бухенвальд үлем лагерына эләгә. Анда ул язучы Нәби Дәүли белән бергә була. Соңрак Нәби Дәүли "Яшәү белән үлем арасында" дигән үлемсез китабын язып, бу лагерьдагы фашистларның вәхшилекләрен, минут саен үлем сагалап торганда да совет әсирләренең рухларын төшермичә, немец-фашистларына каршы көрәшен бик матур итеп сүрәтли. Закир абыйның Нәби Дәүли белән дуслыгы сугыштан соң да дәвам итә. Казанга барган саен Нәбиләргә кермичә кайтмыйм, дип сөйли торган иде ул.
Минем : "Нишләп бәйрәмгә менмәдең?"- дигән соравыма Закир абый :
-Мине чакырмадылар анда, энем. Шуңа уйланып утырам әле,- диде, күзләреннән яшь бөртекләре агып төште. - Минем әсирлектә булуым ярамагандыр. Андыйларны сатлык җанга тиңлиләр бит. Мондый сүзләрне мылтык тотып карамаган, сугышта булмаган кешеләрдән ишетүе бик авыр шул.
Минем олы кешенең шулай гарьләнеп елаганын күргәнем юк иде.Уңайсыз булып китте ,барып башыннан сыйпап юатасым килде.Татарчада"Күп сөйләшсәң урыс алып китәр"-дигән мәкаль бар.Ул елларда әсирлектә булган кешеләргә дә күп сөйләп йөрү тыела иде.Закир абый:И, энем! "-дип көрсенде дә,кулына скрипкасын алып,моңлы"Тәфтиләү" көен сызды .Үзе елый,күзләреннән яшь ага.Ярсып-ярсыпуйнады да,туктап калды:
-Энем,әсирлеккә эләккәнгә мин гаепле түгел бит .Шул сүзләрне әйткәнче яңакка суксалар,җиңелрәк булыр иде.Немецлардан күпме җәбер күрдем ,инде үз илендә дә санга сукмаулары хурландыра шул.Безнең әсирләрнең күбесе туган илләренә кайткач та лагерьларда куылдылар ,байтагы шунда мәңгелеккә ятып калды. Ә менә Франциядә әсирләр тантаналы шартларда колонна булып,парадның алдыннан үтәләр икән.
Закир абый Байбековны мин яхшы беләм. Мәктәптә укыганда Фәрит янына еш кергәли идем. Соңрак чукрак-телсезләр мәктәбендә кочегарь булып эшләдем, ә Закир абый мәктәптә хезмәт фәнен укытты. Мин аның хезмәт мастерскоенда еш булып, аның белән төрле темаларга сөйләшеп утыра идем. Ул чыгышы белән Мәскәү өлкәсенең Касимово шәһәреннән. Шуннан сугышка киткән. Ул озынча, какча гәүдәле, бик тә интеллегент кеше, күпкырлы һөнәр иясе иде. Бик матур итеп скрипкада, рояльдә уйный, рәсем ясый, китап төпләү остасы да. Агачтан юнып төрле сыннар ясаганын мин исем китеп карап тора идем. Ул тыныч, сабыр, намуслы, бер кемгә дә авыр сүз әйтми, җайлап кына сөйләшә. Чәчәкләр, агачлар үстерергә ярата. Бәрәңге бакчасын бер үзе казый, бер үзе бәрәңге утырта, бер үзе төбенә өя. Аның бакчасында бәрәңге рәтләре шул кадәр тигез, анда бернинди чүп үләне күрмәссең. Бик тә пөхтә кеше иде. Көзен идән астына бәрәңге салганда да, бер кат бәрәңге, бер кат гәҗит кәгазе, аннары бәрәңге, аннан гәҗит кәгазе җәяр иде. Менә шундый төгәллеге, пөхтәлеге, интеллигентлылыгы, күпкырлы оста булуы белән ул күпчелек авыл агайларыннан аерылып торды, шуңа күрәдер, аңа кайберәүләр сәер кешегә караган кебек карыйлар иде.Без Закир абыйдан күп нәрсәгә өйрәнми калганбыз икән,яшь вакытта кирәксенмисең шул.
Закир абый күптән инде безнең арабызда юк.Ләкин ул халык күңелендә "Байбек Закиры" булып саклана.Җиңүнең 20 еллыгы көнендәге аның күз яшьләре ,инде ярты гасыр вакыт узса да минем күз алдыннан һаман китми йөдәтә.
Минем бу язмам сугыш кырында ятып калган,шулай ук кайтып туган җирендә вафат булган барлык авылдашларымның изге рухына дога булып ирешсен иде.
.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: