Этнэ таны

“УКЫТУЧЫНЫҢ ХӨРМӘТЛЕ ВАКЫТЫНДА ЭШЛӘДЕК”а

"Күз күргәч, колак ишеткәч, Алланың биргәненә шөкер", - ди 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Әшрәф әби Йосыпова. Гомер йомгагын акрын гына сүтә Әшрәф әби. - 1923 елның 17 июлендә Каенсар авылында урта хәлле крестьян гаи­ләсендә туганмын. Мәктәптә белем алгач, укуымны дәва итәргә теләп училищега укыр­га кердем. Тик Финляндия сугышы баш­лану...

"Күз күргәч, колак ишеткәч, Алланың биргәненә шөкер", - ди 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Әшрәф әби Йосыпова.

Гомер йомгагын акрын гына сүтә Әшрәф әби.

- 1923 елның 17 июлендә Каенсар авылында урта хәлле крестьян гаи­ләсендә туганмын. Мәктәптә белем алгач, укуымны дәва итәргә теләп училищега укыр­га кердем. Тик Финляндия сугышы баш­лану сәбәпле, хыялым тормышка ашмый калды. 1940 елны Комыргуҗа авылына укытучы итеп җибәрделәр. Биредә ике ел укытканнан соң, Каенсар авылына кайттым. Ә 1948 елда Күлле Киме авылына килен булып килдем. Тормыш иптәшемнең дүрт туганын да тәрбияләп үстердек. Шулай ук үзебезнең өч бала. Хәер, белем биргән укучыларың да, үз балаларың кебек якын була инде, - диде ул.

Күлле Кимедә укыту дәверендә читтән торып, педагогик белем ала. Ул елларда укытучы булып эшләүләрен сагынып искә ала Әшрәф әби.

Реклама

- Укытучыга карата хөрмәт булган елларда эшләп калдык, Аллага шөкер. Ул вакытларда укытучының дәрәҗәсе бик югары иде, - диде.

Гомумән, Әшрәф әби узылган го­мернең сикәлтәле, бормалы юллары булса да зарланмый. "Эшсез тор­мадым, укучыларга башлангыч белем бирдем. Аннары авылдагы интернатта тәрбияче булып та эшләп алырга туры килде. Бер ул, ике кыз тәрбияләп үстердек", - диде. Бүгенге көндә җиде оныгының, 3 оныкчыгының яраткан әбисе дә ул. "Яшьләр тәрбиясенә дә бик канәгатьмен. Улым Рәис, киленем Гөлфия тәрбиясендә гомер кичерәм. Киле­нем "әни" дип кенә тора. Аллага шө­кер", - дип куйды.

Шунысы сокландырды, 90 яшьтә бул­са да, Әшрәф әбинең хәтере дә бик әйбәт. Булып узган вакыйгаларның ел­ла­­рына кадәр әй­теп исенә төшергәндә, сөб­ханалла, күз тимәсен үзенә дип куйдым.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: