Этнэ таны

Мәүлид мөбарәк булсын!

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әссәләәмү галәйкүм үә рахматуллаһи үә бәрәкәтүһ. Әтнә районы мөхтәсибәтенеңбарлык имамнары һәм мөэзиннәре, абыстайлары, мөгаллим-мөгаллимәләре, мәсҗидләребезгә намазга йөрүче барлык дин-кардәшләребез, мәсҗид-мәдрәсәләребезгә хәер-хаклы булып, даими ярдәм итеп торучы мөселман кардәшләребез. Сезне Ислам галәменең мөхитен тагын да җылыта, вә, тагын да җанландыра торган мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе - Мәүлид бәйрәме белән тәбрик итәм....

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!

Әссәләәмү галәйкүм үә рахматуллаһи үә бәрәкәтүһ.

Әтнә районы мөхтәсибәтенеңбарлык имамнары һәм мөэзиннәре, абыстайлары, мөгаллим-мөгаллимәләре, мәсҗидләребезгә намазга йөрүче барлык дин-кардәшләребез, мәсҗид-мәдрәсәләребезгә хәер-хаклы булып, даими ярдәм итеп торучы мөселман кардәшләребез. Сезне Ислам галәменең мөхитен тагын да җылыта, вә, тагын да җанландыра торган мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе - Мәүлид бәйрәме белән тәбрик итәм. Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең Мәүлиде, өйләребезгә ямь, ашларыбызга тәм, йөрәкләребезгә илһам алып килсен! Бәхет-бәрәкәт, сөю-сәгадәт эчендә яшәргә насыйп итсен! Әмин.

Реклама

Рабигуль-әүвәл аеның 12нче көне - Ислам дөньясында зур тантана көне. Бу мөбарәк көнне Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм дөньяга килә. Дөньяның барлык мөселман илләрендә сөекле Рәсүлебез Мөхәммәд галәйһиссәләм туган һәм вафат булган. Мәүлид һәм Рабигуль-әүвәл аен гасырлар буе бик олылап бәйрәм итәләр. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм туган көннән башлап, кешелек дөньясына Ислам нуры җәелгән.

Рабигуль-әүвәл - Мәүлид ае. Бәйрәм айның беренче көненнән алып, тоташ ай буе дәвам итә. Ошбу хөрмәтле айда үзебез теләгәнчә, хәлебездән килгәнчә туган-тумачаларны, күршеләрне, дус-ишләрне җыеп Мәүлид мәҗлесләре үткәрик, өзелгән туганлык җепләрен ялгыйк, ачуланышкан кардәшләребез, күршеләребез белән татулашыйк. Мөхтәсибәттәге барлык мәсҗидләребездә дә Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә атап вәгазьләр сөйлик, бигрәк тә җомга көннәрендә Коръәни-Кәримнән сүрә-аятьләр укып, гыйбадәтләр кылыйк, хәер-сәдәкалар өләшик. "Мәүлид Шәриф" касыйдәсен укып, салаватлар әйтик.

Районыбызның хуҗалык җитәкчеләре, эшмәкәрләре, байлары Мәүлид табыннары әзерләүгә ният кылып һәм шуны әзерләүдә сәбәпче булсалар, ошбу изге гамәлләре өчен бик күп әҗер-савапларга ия булырлар иде. Иншә Аллаһ.

Газиз вә Җәлил булган Аллаһу Тәгалә барчаларыбызга да "Мәүлид Шәриф" касыйдәсен укырга насыйп итеп, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәссәләмнең шәфәгатенә ирешергә насыйп итсә иде. Әмин.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: