Этнэ таны

Мәрхәмәтле җаннар бар әле

Карлы - бураннары, салкын көннәре белән яңа елның беренче ае үтеп китте. Мөхәммәт Пәйгамбәребезнең туган көне хөрмәтенә зурлап "Мәүлид ае" үткәрелде. Күп кенә мөселманнар бу айда изгелек кылырга тырыштылар. Коръән мәҗлесләре үткәрделәр. Садакалар бирделәр. Болардан тыш савап эшләүнең башка юллары да бар. Берәүләр олы кешеләргә чишмәдән су алып кайтып бирсә,...

Карлы - бураннары, салкын көннәре белән яңа елның беренче ае үтеп китте. Мөхәммәт Пәйгамбәребезнең туган көне хөрмәтенә зурлап "Мәүлид ае" үткәрелде. Күп кенә мөселманнар бу айда изгелек кылырга тырыштылар. Коръән мәҗлесләре үткәрделәр. Садакалар бирделәр. Болардан тыш савап эшләүнең башка юллары да бар. Берәүләр олы кешеләргә чишмәдән су алып кайтып бирсә, ишек алдындагы карын көри, кибетенә бара...- болар бар да саваптан языла.

Түләү кәгазьләре җыелгач, түләп кайтырга дип, капка төбенә чыгып баскан идем, күршебез Айгөл машинасы белән килеп туктап: "Әйдә, Җофар апа, кая барасың, утыр",- диде. Анда барасы булмаса да, менгезеп төште. Үзе банкта эшли, әле аның кулыннан килмәгән бер эше дә юк. Кыз кешегә барысы да кирәкле. Алдагы көнендә яшәве рәхәт булыр. Ә мине кешелекле, игътибарлы булуы куандырды. "Алдагы көнендә рәхәт күрсен," дип телим һәркөн.

Реклама

Машиналылар күп хәзер. Аллага шөкер, халык бай яши. Безнең кебек өлкәннәрне онытмаулары сөендерә, сәлам бирмәүчеләр дә бар. Алай ярамый, картлык һәркемгә килә ул. Бер рәххмәт, мең бәладән коткара, дип тә тик торганда әйтмиләрдер.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: