Этнэ таны

Әнә килә Яңа ел

Яңа ел житә башладымы, Сәмикның күңеле кытыклана башлый. Бүтән бәйрәмнәр - 1май, Ноябрь игезәкләр шикелле, бер-берсенә ошап узалар. Шул бер тәртип инде, иртән торасы - чәй, мәй кабасы, әш урынына барасы - иптәшләре белән кәефләнеп аласы, әләм күтәреп мәйданнан узасы - өстәп аласы. Җитмәгәнен каян булдыра аласын, әләктергәләп кайтасың. Шулай...

Ә һәр Яңа ел башка. Ни очыраса Сәмикка очырый, ни чыкса Сәмиктан чыга. Тулы исеме Сәмыйгулла аның. Ул аны айга ике тапкыр гына ишетә - хезмәт хакы һәм аванс

алган көнне. Ә башка вакытта өйдә дә, урамда да, әштә дә гел Сәмик. Хатыны үзгәрткән исем аның җиңел кулыннан таралды, чөнки ни тырышса да, безнеңчә "Сәмыйгулла"ны китереп чыгара алмады. Үзе татар булса да, тел башкарак шул, урысныкына тартым.

Без ияләнгән киленнәр килә Кенәр-Мәңгәр, Әтнә-Күәмнән. Бер чалым - коңгырт чәч, коңгырт күз, җыйнак гәүдә, сөйләмендә «ич» тә «мич», кыскасы кыяфәт бер. Ә Сәмикның башлы-күзле булуы үзенчәлеклерәк булды, моңанчы бездә күренмәгән "порода"лы килен белән шаккатырды. Куе кара чәч, кара күз, кара каш. Аксыл алсу йөз, уймак хәтле генә авыз, буй сынында кергән-чыккан өлешләре дә мулдан гына (минеке ишетмәсен тагы, чибәр шайтан алгыры). Үткен, чая үзе - менә дигән мишәр кызы! Сәмик Ульяновск шәһәренә УАЗ машинасына баргач бер юлы өйләнү мәшәкатен дә башкарып кайткан булып чыкты.

"Мишәр кызы бигрәк чая,

Башлар исән калырмы", - дип Зөфәр Хәйретдинов белеп җырлый микән, ә Сәмик җимертеп яши. Гаиләдә тәртип: юасы юылган, кибәсе киптерелгән, җыештырасы җыештырылган, пешәсе пешерелгән.

Хатынына тиз ияләште Сәмыйгулла, тик баштарак теленә төшенә алмыйча изаланды. Хикмәтләр кияү булып баргач ук башланды. Юлдан кайтып кергәч юынып, чистарынып өстәл артына утырдылар. Сәмыйгулланың авыл аш казаны бер тәлинкә ашны бик тиз сең- дерде. Әни кеше буш тәлинкәгә карап алды да, кулындагы аш бүлә торган ялтыравыклы тимер чумечне уйнаткалап сорап куйды:

- Кияу, моный чумеч белән генә берне томырыйммы?

Сәмыйгулланын кузләре мангаена менеп бергә кушылдылар.Авызында аркылы килгән кисәкне коч-хәл бнлән йотып,Сәмыйгулла бер-ике суз чыгарды:

-Ни булды,әллә….?

-Ни,тәлинкән ялтыраган бит!

Сәмыйгуллага инфаркт әздән генәбулмыйча калды, ярый әле хатыны ярдәмгә килде:

- Әни бер генә чүмеч аш остимме, - дип сорый.

Кая инде ул ашау, чәй әчәргә дә куркып утырды, я самавыр белән берне томырырлар.

Йоклар вакыт җиткәч, әти кеше дә Сәмикнын үз урынына урнашкан кузләрен кире мангаена менгезде.Карт сузләрен сузыбырак карчыгына әндәште:

-Си-ин, ка-арчык яшләргә-ә урынны-ы тыкырыкка-а жәеп бир!

Сәмик инде узләшә башлаган иде, иркен генә ойнен әченә куз йогертеп алды да сорап куйды:

Реклама

- Бабай, өй әчендә урын житә бит, нигә безне тыкырыкка куасын?

Тагын хатыны тәрҗемә итеп бирде.Курсән баксан, мич белән икегә буленгән ойнен кече ягы тыкырык дип атала икән. Әле мажаралар монын белән генә бетмәде, икенче конгә дә хәйраны калган икән.Иртән Сәмик урамга тәмәке пыскытырга чыккан иде, әзмәвердәй таза гына бер ир килде дә, корәктәй куллары белән жилкәсенә шапылдатып шау-гөр килә башлады:

-У-у,бажа каткан,кил әле мондарак бу агач тобе янына,танавынны моный бор әле,бер генә сугыйм әле!

Хатыны килеп олгермәсә,бу очрашу ни белән беткән булыр иде,ярый анлатып бирде. Фоторәсемгә тошереп алуны сугып алыйм дип әйтәләр икән бу якта. Яши торгач, бу сугу-томырулардан Сәмик котылу жаен тапты, мен сәбәп белән хатыны ягына кайтудан котылып кала башлады.Әммә ләкин тормышта могез дигәнен бер яктан булмаса икенче яктан чыга шул.

Бу фани доньяда ирләр кавеме хәмергә хәвәслеге буенча оч торкемгә буленәләр тотучылар, салучылар һәм эчучеләр.Тотучылар хәмергә битараф, әллә бар, әллә юк. Шулай да мәжелесләрдә салынган савытны тотып чәкәштереп утыра алалар, инде бик утереп кыстасан,тырышлыгын бушка китмәсен дип, я иснәп, я бер-ике йотып куючылары бар.Салучылар узләрен кыю тоталар.Юк икән-юк, ваәссәләм, әзләнеп йормиләр.Ну инде туры килсә әшне мулдан йортәләр, чәч бөртеге арасыннан хәмер пары чыкканчы «жиффәрергә» дә куп сорамыйлар.Ә инде килеп әчучеләр булса да булмаса да әчәләр. Ни туры килә, ни яна, нәрсәдән әз генә хәмер исе килә-бар да хутка китә.

Сәмик салучылар рәтенә керә.Болай узе урык-сурык салып йорергә яратмый,ну инде колак очы айга бер-ике тапкыр кызарынып ала.Менә буген дә айнын шул бер коне туры килде ахыры.Елнын сонгы әш көне икәнен искә алып шуны билгеләп алырга уйладылар.Сәмик узе дә, эш буенча иптәшләре дә нык тамырлы кешеләр, мулдан кыландылар. Әле юл унгаеннан бер-ике иптәшенә дә кереп чыгылды. Хәйран жыелды, баш кайту ягын бик чамаламаса да, аяклар ничә еллар йөреп өйрәнгән сукмантан туры фатир ишегенә алып кайтып житкезделәр, Ничек кенә булса да Сәмикнын баш миенен бер чите әзрәк әшли иде әле.Шыпырт кына ишекне ачып керде, тавышсыз гына чишенде. Аш казаны банан, чурт-мурт, колбасага гына риза булмыйча ныклы ризык сорый иде.Кухняга узды, утны яндырмыйчы гына кармаланып, газ плитәсе остендәге жылымса кәструлне әләктереп алды. Әчендә нидер бар,кашык тыгып болгатып кабып карады. Шулпа ахыры, кашыкка әләккән нәрсә ит кисәге булды бугай.Шулпада тоз да,ярма, теге бу юк, теге кисәктән дә көч хәл белән бераз тешләп ала алды.

- Хатын мин булмагач ялкауланган, - дип уйлады ул, - ашны да пешереп бетермәгән. Ат ите салган бугай, катырак булган, тиз генә өзеп алышлы тугел.

Ашау теләге бик кочле иде.Бәхетенә кайда нәрсә икәнен белә.Калын гына ипи телеме эләктерде, тоз сипкәләп кашыкны да тиз йортте, теге кисәктән дә бер ничә тапкыр тешләп алып көч-хәл белән чәйнәп йотты. Инде тамак туйды, сонгы тапкыр, - дип тешләргә теге кисәкне янә авызына китергән генә иде, кухняда ут янды, ә ишектә хатыны пәйдә булды.

Хатын кузен шарландырып Сәмикка карап торды да,кисәк кенә сикереп кулдагы кисәккә ябышты.Сәмик бирмәскә тырышып караган иде дә кая ул, хатын-кызнын аласы килгән әйберен алмыйчы калганы бармы сон! Көрәш беткәннән сон тыела алмыйча колә башлады.

Бераз тыелгач аптырап торган Сәмикка карап мишәрчәләтеп бер ничә суз чыгара алды:

- Каструл юа торган губканы кимермәсән,ашарга беткән мени синга, ә?

Сәмик бераз донья аерырлык хәлгә килгән иде инде.Анлашылды, тонгә кәструл жебетергә

салган жылымса су да,кәструл юарга хәзерләнгән резин мунчала да хәйран кимегән иде

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: