Этнэ таны

Наркотик – уенчык түгел

Беркемгә дә сер түгел, "Наркомания" дип аталучы афәт көннән-көн тамыр җәя. Соңгы өч елда гына җитмеш төрле яңа психотроп матдәләр барлыкка килгән. Бүген наркоманнар героин ише агудан синтетик наркотикларга күчеп килә. Ә ул психоз, мания һәм деградациягә китерә. Наркоконтрольнең Татарстандагы идарәсе башлыгы Фаяз Шабаев әйтүенчә, тормышында юл таба алмаган кеше...

Беркемгә дә сер түгел, "Наркомания" дип аталучы афәт көннән-көн тамыр җәя. Соңгы өч елда гына җитмеш төрле яңа психотроп матдәләр барлыкка килгән.

Бүген наркоманнар героин ише агудан синтетик наркотикларга күчеп килә. Ә ул психоз, мания һәм деградациягә китерә. Наркоконтрольнең Татарстандагы идарәсе башлыгы Фаяз Шабаев әйтүенчә, тормышында юл таба алмаган кеше күп очракта шушы афәт агымына кушыла. Димәк, моны булдырмас өчен яшьләрнең буш вакытын дөрес һәм файдалы итеп оештырырга кирәк, югыйсә нәкъ менә нишләргә белмәгәнгә күрә, алар начар юлга баса да инде. Шул уңайдан, район күләмендә 16 сентябрьдән алып 16 нчы октябрьгә кадәр вакыт аралыгында "Наркотиксыз тормыш" айлыгы булып узды. Бүгенге көндә законсыз наркотиклар уйлап табу, аларны саклау һәм куллану, сату буенча эчке эшләр бүлеге киң көрәш алып бара. шулай ук медицина-социаль хезмәтләре тарафыннан сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм наркотиклардан бөтенләй баш тартырга карар кылган кешеләргә ярдәм күрсәтелә.

Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы җитәкчелеге, район прокуроры ярдәмчесе Шамил Сабиров, "Әтнә" полиция бүлекчәсе җитәкче урынбасары Илшат баязитов белән берлектә "Наркотикларның зыяны" турында чыгышлар тыңлауны оештырды. Аларның һәрберсе турында тәфсилләп сөйләнде. Барыбыз өчен дә файдалы очрашу булды бу.

Реклама

Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы яшьләрнең иң күп җыелган урыны. Шуңа да һәр үткәрелгән чарада беркем дә читтә калмады. Аерым темаларга килсәк:"Наркотикларның киң таралуына җаваплылык", "Наркомания - "юк!" дип әйтә алмый торган чир", "башкаларның ялгышын кабатлама!" кебек тәрбия сәгатьләре булып узды. Студентлар көче белән "Без наркотикларсыз тормыш өчен", дигән темага стенгазеталар конкурсы оештырылды. 11 октябрь көнне һәр төркемдә ата-аналар җыелышы үткәрелде, наркоманиягә кагылышлы сораулар төп көн тәртибендә каралды. Медицина хезмәткәрләре белән берлектә студентлардан наркотестлар алынды. Табиблар фикеренчә, кайчан һәрбер авыру наркотиклардан һәм башка психоактив матдәләрдән ваз кичә ала, шул вакытта гына аның өчен наркомания проблемасы чишелергә мөмкин. Югыйсә, авыручы нинди генә психоактив матдә кулланса да, авыру көчәйгәннән-көчәя, кешенең организмын һәм шәхесен җимерә бара. Калган бөтен нәрсә, шул нисбәттән табиблар да - алар бары тик авыруга ярдәм итүчеләр генә.

Сүземне йомгаклап, үсеп килүче яшь буынга шуны әйтер идем: наркотик - уенчык түгел, ә бәлки сине упкынга этәрүче явыз көч. Сине бу адымга мәҗбүри рәвештә берәү дә әйдәмәс. Наркотик куллану үзеңә генә түгел, синең якыннарыңа, әйләнә-тирәдәгеләреңә, җәмгыятькә очсыз-кырыйсыз зыян китерәчәген исеңнән чыгарма!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: