Этнэ таны

"Наз" Әтнә балаларына бүләк өләште

"Наз" кабат сөендерде Бәйрәм каникулларының соңгы көнендә елдагыча "Наз" хәйрия фонды вәкилләре балаларга бүләкләр өләште. Әлеге чара район Укучылар йортының актлар залында булып узды. Аны район "Изгелек" үзәге җитәкчесе Гөлсинә Шакирова ачып җибәрде. Елдагыча дип әйтүем дә юкка түгел. Әлеге җәмгыять инде 17 ел әнә шундый изге эш белән шөгыльләнә....

"Наз" кабат сөендерде

Бәйрәм каникулларының соңгы көнендә елдагыча "Наз" хәйрия фонды вәкилләре балаларга бүләкләр өләште.

Реклама

Әлеге чара район Укучылар йортының актлар залында булып узды. Аны район "Изгелек" үзәге җитәкчесе Гөлсинә Шакирова ачып җибәрде. Елдагыча дип әйтүем дә юкка түгел. Әлеге җәмгыять инде 17 ел әнә шундый изге эш белән шөгыльләнә. Әтнәгә генә дә тугызынчы ел кайтулары. Һәм һәрвакыт саллы бүләкләр белән кайталар. Игелекле бу эш район "Изгелек" үзәге белән берлектә алып барыла. Әлеге үзәк хезмәткәрләре район мәктәпләреннән аз керемле, авыр хәлле, инвалид балаларны барлыйлар. Моның сәбәбе дә бар. "Наз" хәйрия фонды бары тик гаиләдә баланың хыялын тормышка ашырырдай мөмкинлек булмаганнарга гына ярдәм итә. Фондның президенты Нурания Сәйфетдинова да әнә шуңа басым ясап үтте. Чарада исә һәр мәктәптән берәр укучы катнашты. Иң башта алар матур открыткалар ясап, анда Кыш бабайдан нәрсә көтүләрен җиткергәннәр. Кемгә чаңгы кирәк, кемгә - тимераяк... Кышкы куртка сораучы бала да бар. Кызлар күбрәк зур курчаклар сораганнар. Бу көнне һәркайсының да теләге тормышка ашты. Балалар үзләре дә буш кул белән килмәгәннәр - шигырьләр дә сөйләделәр, җырлап та бирделәр. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Рәхимҗанова "наз"лыларга балалар һәм аларның әти-әниләре исеменнән рәхмәтләрен җиткерде. Укучылар йортына йөрүче сәләтле балаларның чыгышлары әлеге чараны тагын да ямьләде.

Теги:
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: