Әтнә таңы

Ни арада узган бу гомер?!

Моннан бер ел элек, ветераннар оешмасы рәисе Фәизов Фәргать абыебыз Дусым клубында узачак ветераннар концертында катнашуымны үтенгәч, авып китә яздым. Вәт, хикмәт, әле кайчан гына аларны картаймаска өндәп, шигырь сөйләп йөри идем, ни арада узган бу гомер?! Ә менә безнең ветераннарыбыз һич тә яшьлек узганга аптырап утырмыйлар икән: ут уйнатып...

Моннан бер ел элек, ветераннар оешмасы рәисе Фәизов Фәргать абыебыз Дусым клубында узачак ветераннар концертында катнашуымны үтенгәч, авып китә яздым.

Вәт, хикмәт, әле кайчан гына аларны картаймаска өндәп, шигырь сөйләп йөри идем, ни арада узган бу гомер?! Ә менә безнең ветераннарыбыз һич тә яшьлек узганга аптырап утырмыйлар икән: ут уйнатып бииләр, яңгыратып җырлыйлар. Узган елгы концерт та колагымда бүген дә чыңлый: менә, кыр казлары кебек тезелешеп чыгып басып, "Сүнмәс дәрт"ансамбле: Фәридә Шакирова, Радилә Гайнуллина, апалы-сеңелле Ләбибә Маннапова, Фирдия Сабирова, Сөембикә Мәгъсүмова (Радиләнең әнисе); быел аларның саны тагын да артты. Биюләре тагын да матуррак килеп чыкты. Җырлары тагын да дәртлерәк яңгырады. Шулай булмыйни, Шиһапова Гөлжиһан апа, Фазлыева Зөмәрә, Хәкимҗанов Вагыйзь абый, ветераннар оешмасының хәзерге рәисе Абдуллин Рүзәлнең моңсу тавышы да өстәлде бит.

Ансамбльнең җитәкчесе, концертның оештыручысы Люция апа Абдуллина турында Н. А. Некрасовтан да артыграк итеп әйтеп булмас:"Коня на скаку остановит, в горящую избу войдет!" Ташып торган энергия, андагы оештыру сәләте, бетмәс-төкәнмәс уйлап чыгару осталыгы 15 кешегә җитәрлек. Аның кебек башкалар йөрәгенә дә очкын сала белгән, төпкә җигелеп тартудан курыкмаган белгечләр күбрәк булса, башка мәдәният йортлары да гөрләп торыр иде! 7 бала табып үстергән хатын дип кем әйтер? "Безнең Люция", дип сөеп караучысы, пар канаты, үзе әйтмешли, "иркә"се - Бәгъдәнуры бар шул аның. Аллага шөкер, репетицияләрдә көн-төн баян телләрен биетүче, концертларның башыннан ахырына кадәр армый-талмый бер тиенсезгә эшләүче икенче яртысы бар. "Үз баянчысы булган өченче генә коллектив әле бу", - дип билгеләп үтте Мингазиз абый Зиннәтов та. Сабыр, мөлаем виртуоз останы мәктәбебез белән әле дә сагынабыз. Ул бездән киткәч, бүтән музыкантка тиешә алмадык инде. Бөтен балалары да сәхнә тузанын иснәп үсте аларның. Төпчекләре Габделнур 4 ноябрь көнне аппаратура көйләп йөрде.

Озак еллар Үртәм клубы мөдире булып эшләгән сәхнә ветераны Рәфидә Галиеваның җырлавын кат-кат сораганнар иде. Люция Сәмигуллинаның шаян биюе әле дә онытылмый; быел ул мари биюен башкарганда тамашачы кул чабып арып бетте. Ә безнең татар халык биюен Дусым кызы Нәкыя апа Галимуллина кебек, баскан җирдән ут чыгарып башкаручы юктыр.

Реклама

Каенсарлар- актив, иҗат утын шигърияттә дә кабызучы хзалык. Сөембикә апаның 60 ел элек сөйләгән шигырен яттан укуы, "Әй син, картлык, нигә дип килдең, минем адресны син каян белдең?"- дип көлдерүе, Каенсар клубының беренче мөдире Фирдия апаның үзе иҗат иткән шигырьләре истә. Сыздырып гармунда уйнап та шаккатырды безне бу тынгысыз сәхнә ветераны. 20 ел Күәм мәдәният йорты директоры булып эшләгән Әхтәм абый Батталовның үзе уйнап, үзе җырлавын, Люция апа белән яңгыраткан "Ике аккош"дуэтын үз күзләрең белән күрергә, үз колакларың белән ишетергә кирәк. Очып-очып биюче җиңел-җитез Радилә моңлы тавышы белән "Имәннәр шаулавын" ишеттерә алды. Әйшияз кызлары Гөлҗиһан апа, Зөмәрә татар халык җырларының кабатланмас аһәңен тыңлаучыга җиткерә белделәр, моң дәрьясында колач салып йөзделәр. Җырласаң алар кебек җырла инде. Вагыйзь абыйны йөрәк түреннән чыккан йомшак тембрлы тавышын да, трионың(Фирүзә апа, Рүзәл, Фирдия апа) тигез, матур чыгышын да тып-тын калып тыңладылар. Дусым сандугачы Шиһапова Зәлфирә апаның кабатланмас "Төнге серенада"сын тыңлап ләззәтләнгән идек. Һадиеваның Гөләндәм апаның "Уракчы кызы"н быел да ишетергә, хис-кичерешләр дулкынында тибрәлергә өметләнгән идек. Район сәхнәсендә дә чыгыш ясаган Зәйнәп апа Хафизова тамашачыны "Агыйделнең параходы"на утыртып алып китте, моң диңгезендә йөздерде. Фәргать һәм Әхтәм абыйлар куйган "Чәчтарашханәдә" пантомимосы шулай ук район турына үткән иде.

Хәзерге тамашачыга билдән түбән мәзәк кенә кирәк, ул нәфис сүз тыңлый белми", дигән фикер яши. Юк икән. Хәсән Туфанның, Фәнис Яруллинның җитди, гамьле шигырьләрен, ә быел Ф.Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун"ын сөйләдем. Чебен очкан тавыш та ишетелерлек тынлыкта. Атаклы артистларга багышланган пародияләрне дә яраттылар кебек. Концертыбызны 2 ел рәттән инде сәнгать күгендә якты йолдыз булып балкырга дип туган Вафина Луизабыз искиткеч осталык белән алып барды.

Дусым клубы (мөдире Рәүпова Гөлшат) сәхнәсендә яшьлек таңының кайтавазын яңгыраткан бу ветераннар, бәлки, төннәр буе сызланалардыр, дарусыз яши дә алмыйлардыр. Ләкин аларның күзләрендә яшьлек дәрте җемелди, чыгышлары профессионаллар көнләшерлек. Сәхнәгә чыгуыбызны батырлыкка тиңләгән Мингазиз абыйга, Зөлфия Габделхаковага, рәхмәтләренә кушып, бүләкләр дә тапшырган Күәм авыл җирлеге рәисе Реваль Гатауллинга, сәркатип Айгөл Фәйзиева, тәмле ашлар белән сыйлаган Гөлнур ханымга да мең рәхмәт.

Әйе, безгә тиеш әле бик күп язлар, безгә тиеш әле бик күп назлар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: