Этнэ таны

"Ни хәлләр бар анда – Әтнәдә?

Нихәл анда, Әтнәдә? Газетабызга язылуның хәлиткеч этабына аяк бастык. Сүз дә юк, матбугатка язылуда таякның авыр башы почтальоннар җилкәсенә төшә. Моны күзалдында тотып, "ТАТМЕДИА"нең почтальоннар арасындагы конкурсы дәвам итә. Призлары мулдан. Тик халык арасында гына төрлесе бар. Почтальоннарның газетага язылырга өндәвен узган елгы кебек, приз отарга телиләр, дип кабул итмәсәгезиде....

Нихәл анда, Әтнәдә?

Газетабызга язылуның хәлиткеч этабына аяк бастык.

Сүз дә юк, матбугатка язылуда таякның авыр башы почтальоннар җилкәсенә төшә. Моны күзалдында тотып, "ТАТМЕДИА"нең почтальоннар арасындагы конкурсы дәвам итә. Призлары мулдан. Тик халык арасында гына төрлесе бар. Почтальоннарның газетага язылырга өндәвен узган елгы кебек, приз отарга телиләр, дип кабул итмәсәгезиде. Онытылып китмик: базар мөнәсәбәтләре - өлгерләр заманында яшибез.

- Почтальоннарыбыз бик тырыш. Шуңа күрә күрсәткечләребез дәяхшы. Ләлә Миңнебаева һәм Гөлфинур Фазылова күмәк хуҗалык хезмәт хакы биргәндә халык белән идарәгә кереп тә аралашалар, - ди Комыргуҗа элемтә бүлеге җитәкчесе РаиләСабирова.

Сүздә юк, почтальоннарның һәркайсы мактауга лаек. Күәм элемтә бүлеге җитәкчесе Лилия Исмәгыйлева:

- Аларга бик күп йөрергә кирәк. Салкында, буранда һәм яңгырда юлсыз юлны ералар, - дип вакытлы матбуга ттаратучыларга теләктәшлек белдерде.

- Берсен аерып, икенчесен калдырырлыктүгел, - диКүллеКимедәнРәдинәГалләмова да.

Реклама

Бәрәскә элемтә бүлеге җитәкчесеЗөлфия Хәкимованың фикере игътибарга лаек.

- Газетага яшьләр бик язылмыйлар. Күбесе интернет булуны сылтау итә. Шулай да, газетага язылуның кышкы чоры белән проблемалар булмас кебек. Җәйгесе генәавыррак бара, - ди ул.

Тагын берЗөлфия - монысыТимергалиева, Түбән Көек элемтә үзәген җитәкли.

- Подписка тулы куәткә әлебашланды. Халыкның күбесе субсидия акчасын алганда языла. "Әтнәтаңы" өстенлеклерәк санала. Чөнки, бикк үпләр: "Атнага 2 тапкыр килгән газетагая зылабыз", диләр. Безнең фараз буенча, газетага язылучылар узган чордагы кадәрбулыр, - дип саный.

Сүзгә Түбән Көек хат ташучысы Гөлназ Закирова кушыла:

  • Йорт саен керәбез. Укытучылар берсе дә калмый, бик теләп язылалар. Моңа мәктәп белән бер бинада булу да тәэсир итми калмыйдыр. Ә "Әтнә таңы"н бездә бик яратып укыйлар. Әллә кая барасы юк, үзебез дә почта килүгә, шуны карыйбыз. Менә кулымда тагын 15ләп квитанция. План һичшиксез,үтәләчәк.

Ә Олы Мәңгәрдә "Әтнә таңы"на язылу авыррак бара. Узган елгы сан җыелсын өчен шактый тырышырга кирәк әле. Шуңа да карамастан, элемтә бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мостафина өметен өзми:

  • Хат ташучы Гөлназ Хакимова язылучылар тагын бар диде. 20 декабрьгә хәтле ничек тә тиешле сан җыелыр дип уйлыйм. Пенсия алганда язылырга теләк белдерүчеләр дә булды. Әле вакыт бар.

Берәүгә дә сер түгел, газетабыз көннән-көн үзгәрә, кызыклырак була бара. Районның бөтен яңалыгын яктыртырга тырышабыз. Шуңа да, гади пенсионердан алып җитәкче булган кешегә хәтле безнең газета битләреннән кирәкле мәгълүматны туплый ала. Ә бит кая гына барма, иң беренче сорау - "Әтнәдә ни хәлләр бар?" Кыен хәлдә калмас өчен газетабызга язылырга онытмасагыз иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: