Этнэ таны

Нигә болай бу дөнья

Бүгенге көндә Украинада, Крымда барган хәлләр миңа да тынычлап йокларга ирек бирми. Моннан нәкъ 50 ел элек армия сафларында хезмәт иткәндә очрашырга туры килде миңа, украин- хохол егетләре белән. Безнең ротаны оештырган вакытта, салага (беренче ел хезмәт итүчеләр) татарлар, урыслар, чуашлар янына хохол егетләрен кертеп тутырдылар. Ротаның барлык кече командирлары...

Реклама

Бүгенге көндә Украинада, Крымда барган хәлләр миңа да тынычлап йокларга ирек бирми. Моннан нәкъ 50 ел элек армия сафларында хезмәт иткәндә очрашырга туры килде миңа, украин- хохол егетләре белән.
Безнең ротаны оештырган вакытта, салага (беренче ел хезмәт итүчеләр) татарлар, урыслар, чуашлар янына хохол егетләрен кертеп тутырдылар. Ротаның барлык кече командирлары да шул миләттән иде. Тора-бара болар монда үзләрен хуҗа итеп тоя башладылар, иң җирәнгеч эшләр, нәрәтләр безгә эләгә иде. Шулай да, ротада дембельгә әзерләнгән безнең егетләр дә бар. Кайсына хохолларның җәелеп китүләре ошап бетмәгәндер, бер төнне сәгать 2 ләрдә казарманың астын-өскә китереп чын сугыш оештырдылар. Безнең частьнең командиры еврей, штаб начальнигы урыс, тәрбия эшләре буенча ярдәмчесе татар иделәр. Алар бу эшне акыл белән, уйлап, дөрес итеп тикшерделәр, берничә хохол егетенә хөкем карары чыгардылар, калганнары тынып калды, "без" дигән тавышлары чыкмады. Алар бер-берсен яклый белмиләр, төрлесе- төрле өлкәдән булып, аң, фикер йөртүләре дә уртак түгел иде.
Тагын бер очракны язып китмичә булмый. Җәйнең матур бер көнендә 5 хохол егете су коенырга китәләр. Араларында төрмәдә утырып чыкканы да бар. Шунда ерак түгел колхозның җәйге сыерлар лагере. Төшке сыер саварга хатын-кызлар килгәннәр. Хохоллар хайран гына кызып алып, трусиклардан гына сыр савучылар янына йөгерәләр. Теге мескеннәр куркышып будкага кереп бикләнәләр. Хохоллар ишекне каерып карыйлар, ача алмагач, агач белән терәтеп, салам салып ут төртәләр. Хатын-кызлар тәрәзәне ватып кычкыра башлыйлар. Бәхеткә, шунда ерак түгел малае белән су коенырга килгән офицер бу тавышны ишетеп коткарырга килә. Бандитлар аңа да күсәкләр белән каршы торалар. Саклану алымнарын яхшы белгән офицер үзләренең күсәкләре белән тегеләрне бәргәләп, хатын-кызларны коткара. Шул арада сөткә килгән шофер белән бу мәхлүкъләрне бәйләп частькә алып кайтып тапшыра.
Мине ул вакытларда иптәшләр суды рәисе итеп сайлап куйганнар иде. Әйткәнемчә, часть командиры еврей, кечкенәме, зурмы, барлык тәртипсезлекләрне безнең аша уздыра. Икенче көнне үк бу җинаять эшен миңа тапшырдылар, кемгә военный трибунал, кемгә дисциплинарный батальон, тагын башкаларына нинди җәза бирергә икәнен аңлатып чыгардылар.
Һуш, без командирлар кушканча эшләп, карар чыгардык. Суд көне буе барды, теге җинаятчеләр дә безнең арада йөри. Кич кырын Пилипенко Михаил дигән минем дус хохол егете, шыпырт кына килде дә, бүген син бу урында йоклама, сине үтерергә җыеналар, диде. Мин старшинага да, сержантка да әйтеп, дневальныйны алыштырырга сорадым, болар барысы да хохоллар бит. Дневальныйга татар егетен куйдырдым һәм аңа нәрсә булырга мөмкинлеген аңлаттым, үз урыныма яттым. Теге бандитлар төннә торып йөргәннәр, ләкин дежурда татар егете торганын күргәч шыпырт кына барып ятканнар. Икенче көнне берәм-берәм алып киттеләр үзләрен. Бәлки, Пилипенко килеп әйтмәгән булса, миңа бу юлларны язарга да насыйб булмаган булыр иде.
Шулай да, Михаилдан башка, пилорамада өлкән мастер булып бергә эшләгән Денисюк Анатолий, медбрат Головач Григорий, столяр Халюс һәм башка хохол егетләрен сагынып искә алам. Без бер-беребезнең милләте турында сорашмыйча, аларның салолары, безнең чәк-чәкләр белән уртаклашып сыйлана идек. Үзебез яшәгән төбәкләр, йөргән кызларыбыз турында яратып, сагынып гәпләр кора идек, булдыра алган кадәр җырлар җырлап бер- беребезнең күңелен ача идек.
Кайда икән сез, хохол дусларым, кемнәр яклы икән сез. Кичәге кан кардәшләр, бер - берегезне үтермәсәгез иде. Сезнең матур, уртак илегез - Украинагыз бар, яшәгез шунда тату, тыныч кына.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: