Этнэ таны

Ник һаман зарланалар?

"Олы Әтнә автозаправкасында машинага бензин салдым. Сыйфаты начар булдымы, ватылдым. Хәзер миңа кемгә мөрәҗәгать итәргә?" С.Гарипов, Олы Әтнә.

Реклама

Сәбәбен тикшерергә булдык. АЗС хезмәткәрләре, соңыннан, Арча "Нефтебаза" ҖЧҖ җитәкчесе Рәиф Сибгатуллин белән элемтәгә кердек.
- Мин бу хакта хәбәрдар, район башлыгы урынбасары да шалтыратып сорашты. Гаеп бездә түгел, дип саныйм. Арча, Биектау, Әтнә районнарына Түбән Камадан көн саен 50 тонна бензин алып кайтып салабыз. Ул көнне заправкага 250 машина килгән. Ни өчендер 10 автомобиль генә зыян күргән, - дип аңлатты ул үз позициясен. Әйтүенчә, икенче көнне Олы Әтнәдәге АЗСка да килеп тикшергәннәр.
Әмма автомобильләрнең зыян күрүе факт. Алар бензинга үзләре су кушмагандыр бит инде. Җитәкче белән сөйләшкәндә, тагын шуңа игътибар иттем. "Әлеге заправканы мин төзеттем дияргә дә була. Аңа 28 ел инде. Һаман шулай зарланып торалар", - диде. Утсыз төтен булмый, ди халык. Гел шулай зарланалар икән, димәк, нәрсәдер бар.
Мондый очракта, беренче чиратта, чекны саклау кирәк. Кичекмәстән "Роспотребнадзор"га шикаять языгыз. Әлбәттә, зыянны каплатырга уйлагансыз икән, үз исәбегезгә экспертиза уздырырга туры киләчәк. Әгәр дә бензинның махсус нормаларга туры килмәве ачыкланып, суд аша АЗС гаепле дип табылса, экспертиза уздыруга һәм ремонт өчен тотылган чыгымнарны да күтәрә. Чөнки, бензин да товар. Димәк, Гражданнар кодексы һәм "Россия Федерациясенең "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы Закон яссылыгында ята. Әйтик, Законның 14нче маддәсе буенча сатучы кулланучыга килгән зыянны тулы күләмдә капларга тиеш.
Моннан тыш, "кайнар линия"гә мөрәҗәгать итәргә була. Телефон номеры - 295-26-57. Көн саен 8.30дан 17.30гача эшли.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: