Этнэ таны

Әтнә районында 1500 үсенте утыртылды

Төрле вакыйгаларга бай булган 2013 ел узып та китте. Бу ел табигатьне саклаучы оешмалар өчен нинди үзенчәлекләр белән истә калды соң?

Реклама

Узган ел Россиядә тирә-як мохитне саклау елы, ә Татарстанда экологик культура һәм тирә-як мохитне саклау елы дип игълан ителде. Шуның кысаларында алга куелган максатларны тормышка ашыруда, "Ашыт" дәүләт сакланышы хезмәткәрләре дә кулдан килгәнчә тырышты.
Район мәктәпләрендә Экология министрының Төньяк төбәк идарәсе хезмәткәрләре белән "Чисталык" дәресләре үткәрелде. Яз көне агач утырту чоры җиткәч, районның барлык мәктәпләрен 1500дән артык чыршы, нарат үсентеләре белән тәэмин иттек. Олы Әтнә урта мәктәбе укучылары белән бу үсентеләрне утыртуда катнаштык. Ә көз көне Күәм урта мәктәбе коллективы белән, мәктәп яны бакчасы каршына яфраклы агач үсентеләре алып килеп утырттык.
"Ашыт" дәүләт сакланышының аерым саклау режимын тәэмин итү максатыннан, ел буена сакланыш территориясендә 200дән артык рейд үткәрдек. Шушы рейдлар нәтиҗәсендә сакланышның 38 тапкыр аерым саклау режимы бозылу очрагы теркәлде. Тәртип бозучылар штрафка тартылды. Бу очракта шуны искәртергә кирәк. Шәхси затлар ноябрь аена кадәр 1000-2000 сум штраф түләсәләр, хәзер ул 3000-4000 сумга күтәрелде. Ә вазифаи затларга 15000-20000 сум штраф түләргә туры киләчәк. Юридик затлар өчен штраф күләме 300000 сумнан 500000 сумга кадәр. Күргәнегезчә, аерым саклау тәртибен бозган очракта бик катгый чаралар күреләчәк. Шуңа күрә моны һәрдаим истә тотып, туган як табигатенә зыян салмыйча яшик. Табигатькә игътибарлы булыйк.
Сакланыш оешканнан бирле, Әтнә мәгариф бүлеге нык ярдәм итә. Алар ярдәме белән, ел саен, экологик конференция уздыру матур традициягә әйләнеп бара.
"Ашыт" дәүләт сакланышы белгечләре катнашында уздырылган чараларның һәркайсы район матбугат битләрендә - "Әтнә таңы" газетасында чагылыш таба. Ачык чырайлы, ихлас хезмәткәрләр экологик чараларда да теләп катнашалар.
Менә ике ел инде, сакланыш территориясендәге күлләрне бер аккош гаиләсе үз итте. Шунда оя корып, бәбкәләр чыгарып, аларны үстереп, көзен көньякка юл тоталар.
Табигать ул гүзәл илһам чыганагы, яшәеш асылы. Шуны истән чыгармыйча, табигатьне рәнҗетмичә, тирә-яктагы матурлыкны җуймыйча, аны саклап яшик.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: